Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова балалар сәнгать мәктәбен ремонтлауның барышы белән танышты

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе күргәннәреннән канәгать калды. Людмила Николаевна әйтүенчә, хәзер республикада 10 сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясала. Яшел Үзән мәктәбе үзенең архитектурасы белән уникаль, аның саклануы сөенечле, дип билгеләде ул.

Ул Яшел Үзән районы җитәкчесе белән бергә бинаның фасады проектын карады. Исегезгә төшерәбез, сәнгать мәктәбенең нәкъ менә тышкы кыяфәте иң кайнар бәхәсләрне уятты. Башта аркаларны сүтәргә, ә диварларның бер өлешен граффити стилендә рәсмиләштерергә тәкъдим ителде. Михаил Афанасьев бу тәкъдимнәрне шәһәр төзелеше советына чыгарды. Советның карары - мәктәп архитектурасын беренчел хәлдә калдыру.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев