Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тоташ моңнан гына тора

Яшел Үзәнне җырчылар ярата, бер-бер артлы килеп кенә торалар. Берсенең дә хәтерен калдырмый райондашлар – тамашаларга ябырылып килә. Әле бер концертны да калдырмаучы тамашачыларны да беләм мин.

Чып-чын тамаша күрсәтә хәзерге артистлар. Берсе ике җыр саен кием алмаштырып, башына калфак урынына (чын графиня кебек хис итәдер инде үзен) озын каурыйлар тагып чыга. Бер дә Бразилия маскарадындагы  кызлардан ким түгел.  Икенчесе  аты-юлы  белән тормышны, ә анда хөкүмәт тә,  авыл кешесе дә,  ире дә, карт-карчык­лар да керә, сүгә. Өченчесе хыянәт турында җырлап туйды, алтмышка якынлашканда  акыл өйрәтә торган вәгазь сыман җырлар  башкарып  йөри. Дүртенчесе фәлән җиренә кишер кыстырып куйганнармыни, сәхнә буйлап чабып йөри, шул шәпкә  авызын ачарга да онытмый. Бишенчесе... Әй, саный китсәң күп инде ул. Искәндәр әйтмешли, бәйләнчек  кеше  язмалары килеп чыга аннары. Ә бит барысын да яратабыз, барысына да зал тутырып йөрибез.
Соңгы тамашаны халкыбызның яраткан җырчысы  Ришат Төхвәтуллин куйды.  Газетага биргән афишасында ук  хата. Фамилиясе безнеңчә түгел. Әй хурландым шуңа, редакциягә  шалтыратып та карадым,  төзәтмәделәр. Ярар, аны артист үзе белмидер дә инде. Алай да концертына барасы иттем. Нәкъ мин күрергә, карарга теләгән концерт булып чыкты ул.  Хәзер безне берни белән дә таң калдырып булмый. Ә мин менә бу юлы таң калдым.
Милли киемле чибәр-ыспай егет беренче җыры «Әллүки»не акапеллага башкарып тамашачыны үзенә каратты да куйды. Әйе, чыннан да, Ришат Төхфәтуллин тоташ моңнан тора икән. Өч сәгать барган концертта  тыңлаган  җырлар арасыннан  халык җырларының барысы да һәм  «Аккошлар мәхәббәте» генә миңа зур тәэсир ясады. Мин  музыка белгече түгел, шәхси фикерем. Сандугач, тургайга багышланган җырларын  көттем, ишетмәдем.  Ә халык?! Ә халык хисләреннән шашты: һәр җырын  – алкышларга, ә үзен  чәчәккә күмде. Артист тамашачыга үстергән Башкортстанына, күреп һәм күтәреп алган Татарстанына, әти-әнисенә, укытучыларына – башын иеп, ә халык Ришатка, аның профессиональ командасына аягүрә басып рәхмәтен җиткерде. Күзләрдән  яшьләр  китерерлек күренеш иде бу. Сәнгатьне  шулкадәр  тирән яраткан  татар халкының һәр баласы  менә шушы  егет кебек булырга тиеш бит. Әллә бу сәхнә образы гынамы? Юктыр,  халык фальшны  тиз сизәр иде. Халкыбызның  менә  шушы асыл затын милләтебезне, милли аңлы яшьләрне  үстерүгә, милләтпәрвәрлек тәрбияләүгә   махсус  юнәлдерергә иде.


Гөлүсә Сафина.
Яшел Үзән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарская эстрада Ришат Тухватуллин певец