Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормыш хикмәтләре

Пәйгамбәребез дә (с.г.в.) киемгә зур әһәмият биргән. Аның оныгы Хәсән (р.г.) сүзләренчә: «Пәйгамбәр иң яхшы киемнәребезне кияргә куша иде.

Аллаһ илчесенең өстендә моңарчы күргәнем дә булмаган бик матур киемнәр күрдем». Пәйгамбәребезнең бер сәхәбәсе әйтеп калдырган: «Аллаһ илчесе янына иске, тузган кием белән килгән идем. «Акчаң бармы соң, сиңа ни дә булса кирәкме?» - дип сорады ул миннән. «Аллаһ Тәгалә миңа байлыкны да, акчаны да җитәрлек бирде», - дидем. «Аллаһ Тәгалә сиңа байлыкны мулдан биргәч, киемнәрең матур булырга тиеш. Син шуның белән Аллаһка шөкер итүеңне белдерерсең», - диде пәйгамбәр».
Кешенең тышкы кыяфәте, аның киеме кешеләр белән аралашуда зур роль уйный. Башкаларны дингә, әхлакка чакырып, дәгъвәт кылып йөргән мөселман бигрәк тә матур, чиста, зәвык белән киенеп йөрергә тиеш. Матур киенеп, без башкаларга булган ихтирамыбызны да күрсәтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев