Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормыш биргән дәрес

Бүгенге көндә без, бер төркем мөслимәләр, Аллаһ ярдәме белән «Тынычлык» мәчете каршында дини гыйлем алабыз.

Остазыбыз - күп еллар буе Аллаһ юлында тырышып иҗтиһад күрсәтүче, Ислам дине нигезләрен халыкка җиткерүче мөгаллимә Кәлимулла кызы Суфия ханым. Ул безгә дәресләрне кызыклы итеп, төрле формада үткәрергә тырыша, белемебезне ныгыту йөзеннән конкурс-викториналар уздыра, эчтәлекле очрашулар оештырып, бездә белемгә омтылышны хуплап тора.
Шуңа да һәр дәрескә күңелебез белән ашкынып, күбрәк гыйлем алу теләге белән йөрибез. Остазыбыз белән Коръән сүрәләрен укып, мәгънәләренә төшенәбез, дин-әхлак кануннарын өйрәнәбез, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләре белән танышабыз. Суфия ханым хәдисләргә аңлатма биргәндә язылган текст белән генә чикләнеп калмый, хәзерге тормышка таянып, мисаллар китереп, әйләнә-тирәбездәге күренешләр белән бәйләп бирә. Шул максаттан чыгып, яхшылыкның асылы турында бәян ителгән хәдисләр белән танышканда хәдисләрнең әһәмиятен тормыш хакыйкате белән нигезләнеп бирү өчен остазыбыз безне Казан шәһәрендәге «Ярдәм» мәчетенә алып барды. Мәчеткә килеп кергәч тә, мәчетнең укыту-дәвалау үзәге җитәкчесенең ярдәмчесе Лилия туташ Сәлахетдинова, туганнарын күргәндәй, бик җылы каршы алды. Лилия туташ инвалид арбасында булса да, бик тә хәрәкәтчән, эрудицияле, үз эшенә бик тә җаваплы караучы киң күңелле кеше. Нечкә күңелле бу туташ әле өстәвенә бик күп шигырьләр авторы да. Аның шигырьләренә нигезләнеп җырлар да иҗат ителгән. Төшенкелеккә бирелмичә, язмыш белән көрәшеп, бик күп нәрсәләр белән кызыксынып, кешеләргә файдалы булып яши белә ул. Мәчет коридорыннан җиңел генә арбасында элдереп, безне мәчет эшчәнлеге белән таныштырып йөрде.
«Ярдәм» мәчете - Татарстанда гына түгел, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хезмәт күрсәтүче Рәсәй күләмендәге бердәнбер мәчет. Бирегә илебезнең төрле почмакларыннан - Кавказдан алып Камчаткага чаклы төбәкләрдән авырулар тернәкләнергә киләләр. Алай гына да түгел, хәтта чит илләрдән дә - Япония, Австрия, Африка илләреннән килүчеләр бар. Өч катлы бу зур мәһабәт биналы мәчеттә тулай торак та, ашханәләр дә, бар. Монда тернәкләнүчеләр арасында - начар ишетүчеләр, начар күрүчеләр яки бөтенләй күрмәүчеләр, тумыштан ишетә алмыйча, ым-ишарә ярдәмендә сөйләшүчеләр, үзләре генә хәрәкәт итә алмыйча коляска ярдәменә мохтаҗ булганнар, тумыштан гарип балалар. Алар белән бергә монда әти-әнисенә «артык» булган, чүплекләрдән табып алынган үксез сабыйлар да үзләренә сыену урыны тапканнар.
Олы җанлы мәчет хезмәткәрләренең шушы мәзлүм кешеләргә күрсәткән ярдәм чаралары таң калдыра. Авырулар мәчеттә табиб күзәтүе астында тернәкләнү курсы үтәләр. Инвалидлар өчен төрле тренажерлар, массаж караватлары, спорт заллары эшли. Теләге булганнарга Коръән уку дәресләре бирәләр. Өйрәнергә теләүчеләр монда шактый. Классларда махсус укыту җиһазлары да искиткеч. Мәсәлән, компьютер бүлмәсендә начар күрүчеләр өчен махсус мониторлар куелган. Коръәннең теләсә кайсы сүрәсен ачып, аны өлешләп, экранда зурайтып укып була. Бөтенләй күрмәүчеләр өчен аерым бүлмә - монда Брайль системасында аларны укырга-язарга өйрәтәләр. Икенче бер бүлмәдә бик начар ишетүчеләргә ым-ишарә ярдәмендә дини дәресләр бирү курслары эшләп килә.
Инвалидлар арасында тагын аяныч бер төркем бар - ул тумыштан сукыр да, телсез-чукрак та кешеләр. Татарстанда гына да 400ләп шундый инвалид бар икән. Алар өчен дә «Ярдәм» мәчетендә хезмәт күрсәтелә - кыйммәтле аппаратлар белән нерв нокталарына тәэсир итеп, аларга дөньяны әз генә булса да танытырга тырышалар.
Мәчеттәге инвалидларга хезмәт күрсәтүче белгечләрнең үз эшләренең остасы икәнлеге сизелеп тора. Әйтеп бетергесез олы ярдәм, зур хезмәт башкаралар «Ярдәм» мәчетендә. Язмышның кырыс сынауларына дучар булган кешеләргә никадәр җан җылысы өреп, тормышка кайтаручы, яралы күңелләрендә өмет уятучы хезмәткәрләргә, шушы ярдәмне оештыручы мәчеткә чын күңелебездән сокландык. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең «Бәндә кардәшенә ярдәм итсә, Аллаһ Тәгалә дә ул бәндәгә ярдәм итәр», - дигән хәдисенә тормыштан көчле дәлил бит бу.
Лилия туташ «Ярдәм» мәчетендә тәрбияләнүче Германиядән килгән 12 яшьлек Гыймран турында сөйләп китте. Бу бала 7 төрле телдә аралаша белә, тумыштан сукыр. Мәчеткә 2 ел элек килгән булган, хәзерге вакытта Коръәнне тулысынча ятлап бетереп килә ди. Нинди сәләт, никадәр ихтыяр көче бу балада! Мәчет тормышыннан Лилия туташ сөйләп биргән бер эпизод баштан чыкмый. Мәчеттәге инвалидлар театрга барганнар. Кайтканда, автобуска кереп урнашкач, шофер салондагы утны сүндереп куйган. Салондагылар ризасызлык белдерә башлагач, Гыймран аларга: «Сез әле караңгылыкның нәрсә икәнен белмисез», - дигән. Шул сүзләрдән соң автобуста кайтып җиткәнче тирән тынлык сөргән. Нинди гыйбрәтле хәл!
Аллаһ Тәгалә бәндәләрне сынар өчен шулай яралткан - берәүләр бик сәламәт, икенчеләре авырып тора, кайберәүләр гарип булып гомер кичерә. Хак Тәгалә аларны бәндәләргә гыйбрәт өчен яралткан. Сәламәт кеше, шушы кешеләргә карап, үзенә шөкерана кылырга тиеш. Пәйгамбәребез(с.г.в.): «Һәркем һәр көнне үзенең һәр буыны өчен сәдака бирсен», - дигән. Йокыңнан уянып, Алаһның яңа бер гүзәл көненә аяк баскансыз икән, сөен, шатлан, елмаеп, «Әлхәмдүлилләәһ!» диген, шөкерана кыл. Күзләребез күрә, колакларыбыз ишетә, йөри-эшли алабыз икән - Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән нигъмәте - нинди бәхет! Ә авыр хәлдә калган, мөмкинлеге чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузу - зур игелек, Аллаһ ризалыгы өчен бирелгән әҗерле сәдака. Намаз уку, ураза тоту, мәчеткә йөрү -үзең өчен кылган изгелек булса, ятимнәргә, мохтаҗларга, бурычлы кешеләргә ярдәм итү - хакыйкый изгелек.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә «Берәү, сукырга ярдәм итеп, 40 адым җитәкләп барса, ул кешенең тәне җәннәттә вәҗиб булыр, шуның кадәр савап алыр», - ди. Шушы хәдис гарип, акылга зәгыйфь, инвалид кешеләргә ярдәм итүнең савабы нихәтле күп булуын безгә дәлилләп тора. «Ярдәм» мәчетендә без күреп кайткан күренешләр, мәгълүматлар бу хәдиснең никадәр тормышчан икәнен исбатлый. Ул көнне шундый уйлар безнең һәрберебезнең башында кайнады.
Мәчет коридорларында безнең өчен көтелмәгән, күңелебезгә хуш килгән бер очрашу булды. Кем белән диген - республикабызда абруй казанган, татар теле диеп, Ислам дине диеп җан атып яшәүче хөрмәтле Әлмира ханым Әдия­туллина безнең каршыбызга килеп чыкты! Ул да мәчеттә хезмәт куя икән. Безнең белән бик җылы әңгәмә корып алды, үзен борчыган мәсьәләләре белән уртаклашты.
Җыелышып шушы мәһабәт мәчеттә өйлә намазы укыдык. Намаздан соң Лилия туташ безне ашханәдә тәмләп сыйлап, матур теләкләрен әйтеп юлга озатып калды.
Казаннан без бик тә тәэсирләнеп кайттык.
Асия Бәширова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X