Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Тонировкасыз Татарстан» профилактик чарасы

Дәүләт автоинспекциясе тәрәзә пыялалары нормативларга туры килмәгән транспорт чаралары белән идарә итү фактларын ачыклау буенча системалы эш алып бара.

«Тонировкасыз Татарстан» профилактик чарасы сентябрь ахырына кадәр барачак. Рейдларда Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләреннән тыш ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе вәкилләре дә катнашачак. Шуны аңларга кирәк: ГОСТ таләпләрен бозып, тонировка пленкасын куллану - юл йөрү кагыйдәсен тупас бозу булып санала. Аның өчен машина йөртүчегә штраф зур булмаса да, юлда йөрүчеләр өчен ул аерым куркыныч тудыра» - дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин.
Таможня союзының Техник регламенты буенча, транспорт чарасының ян һәм алгы тәрәзәләренең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан ким булмаска тиеш. Әгәр дә бу норматив үтәлмәсә, машина йөртүчегә 500 сум күләмендә административ штраф салынырга мөмкин.
Болардан тыш бу закон бозу очрагын ачыклаган дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре машина йөртүчегә кисәтү ясап, машина тәрәзәләрен нормага китерүне таләп итә. Әлеге очрак тагын кабатланса, полиция хезмәткәре таләбенә буйсынмаган өчен тагын административ эш кузгатыла. Моның өчен штрафның күләме 500дән алып 1000 сумга кадәр булырга, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салынырга мөмкин..
Машинага утырып юлга чыккач, шундый күңелсезлекләр булмасын өчен, һәр машина йөртүчегә үзенең транспорт чарасының техник регламентка туры килү-килмәвен тикшерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X