Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Әти» һәм «Әни» дип дәшү – һәр сабыйның теләге

Кайда гына яшәсәк тә, теләсә кайсы җәмгыяттә, ниндидер сәбәпләр аркасында, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар бар һәм булачак та. Һәм андыйларны тәрбияләүне җәмгыять, дәүләт үз өстенә ала.

Бу тормышта иң кадерле булган ата-ана назыннан мәхрүм балалар белән безнең районда хәл ничегрәк тора соң? Бу хакта башкарма комитетның опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Людмила Миңнегәрәева эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләде.
Опека һәм попечительләр бүлегенең төп бурычы - ятим балаларның хокукын һәм кызыксынуын яклау. Яшел Үзән районында соңгы өч елда беренче тапкыр
190 балигъ булмаган ятим бала ачыкланган. Ятимлек... Җан өзгеч сүз бу. Аның ачысын татырга берәүгә дә Ходай язмасын. Әмма язмышның явыз җилләренә дучар булган сабыйлар саны ел саен арта бара. Әтисе дә, әнисе дә үлеп, япа-ялгыз калган балаларны кызганып әйтергә сүзләр табуы авыр. Ә бит алар исән-сау булып та, балалар йортына эләгүчеләр күпме?! Дөньяга баккан бәләкәчләренә тиешле тәрбия күрсәтә алмый, әти-әни хокукыннан мәхрүм булучыларга ни дияргә? Кайберәүләр балаларыннан үзләре теләп баш тарткан. Исән-сау булып та, нәниләрен артык кашык итеп күрүчеләр дә бихисап. Коточкыч сүзләр, әмма бу - чынбарлык.
- Узган ел 16 бала тома ятим калды. 29 баланың тудыручысы ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде. 7 сабыйны дәүләт һәм медицина учреждениесендә ташлап киттеләр. 8 кыз-малайның ата-анасы ирегеннән мәхрүм ителгән. 10сының башка сәбәпләре бар, - дип сөйли Людмила Миңнегәрәева.
Әлеге бүлекнең төп юнәлешләренең берсе дә нәкъ менә шундый җиде юл чатында басып калган балаларның киләчәк язмышын хәл итү. Һәр бала үз гаиләсендә, йә булмаса башка гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Шул максатны да күздә тотып, опека һәм попечительләр бүлеге ятим калган балаларга тиешле гаилә табып, сайлап бирү белән шөгыльләнә. 2016 елда уллыкка алырга мөмкин булган
16 гаиләгә комиссия нәтиҗәсе бирелгән. 15 кандидат чиратта тора. Районда барлыгы тәрбиягә бала алган 37 гаилә исәпләнә. Опекуннарны, бурыч, вазифаларын тикшерү максатыннан планлы һәм планнан тыш чаралар уздырыла.
Ни кызганыч, әти-әнисе исән-сау булып та, кайбер гаиләләрне гаилә дип әйтергә тел әйләнми. Шуңа да бу бүлекнең тагын бер эш юнәлеше булып, социаль-куркыныч хәлдә яшәүче балигъ булмаган балаларны ачыклау белән дә шөгыльләнәләр. Рейд барышында профилактик аңлату әңгәмәсе алып барыла. Узган ел гына да, балаларның иминлеген яклау максатыннан, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү өчен судка 52 иск бирелгән. Акылга килүчеләр дә юк түгел. Сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаган 11 сабыйны гаиләдән тартып алган булганнар, бишесе кире кайтарылган. Күрәсең, газизләрен югалту куркынычы тормышка аек күз белән карарга сәбәп булган.
Ятим балаларны тораклы итү мәсьәләсе дә кискен тора. Яшел Үзән районында 2016 елда фатир алу өчен чиратта 152 кеше исәпләнгән, шуларның 17се тораклы булган. Монда да авыр хәл ителә торган мәсьәләгә килеп төртеләсең: торак-коммуналь хезмәтләргә булган бурыч. Дәүләттән фатир бирелә, ә кулланылган хезмәтләр өчен түлиселәре килми. Узган ел берничә утырыш уздыру нәтиҗәсендә, бурычны
1,5 млн сумга киметә алганнар. Моның өчен җитәкче Осиново, Васильево, Карамалы Тау җирлеге башлыкларына рәхмәтен белдерә.
Һәр сабый тулы гаиләдә бәхетле яшәргә хокуклы. Һәммәсенең «әти» һәм «әни» дип дәшәрлек газиз, якын кешесе булса иде. Моннан да зуррак теләкнең булуы мөмкин түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев