Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Террорчылыкка каршы көрәшә белүебезне тикшерәчәкләр

25 октябрьдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Яшел Үзән районы территориясендә антитеррор өйрәнүләре уздыра.

Чара кысасында кеше күп була торган объектларда шартлы терактлар булдыру планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә полиция хезмәткәрләре игътибарлы булырга чакыра һәм террорчылыкка каршы көрәшкә бергәләп тотынырга кирәклеген искәртә. Беренче чиратта режимлы объектларда, кешеләр күп була торган урыннарда, мәгариф учреждениеләрендә иминлек чараларын күрергә кирәк. Бигрәк тә кеше күп җыелган чараларда, автобусларда һәм җәмәгать транспорты тукталышларында башка кешеләрнең шикле тәртибенә, шикле пакетларга, тартмаларга игътибарлы булу зарури. Шундый әйберләр табылганда тиз арада куркынычсыз урынга китәргә һәм полицияне чакыртырга киңәш ителә. Транспорт андый очракта туктатылырга, пассажирлар салоннан чыгарылырга тиеш. Шикле әйбер янына якын килү тыела.

Балалар учреждениеләрендә пропуск режимын көчәйтү таләп ителә. Сәүдә оешмалары җитәкчеләренә видеокүзәтү камералары урнаштыруның зарурилыгы искәртелә, сәүдә нокталарында да шикле кешеләргә игътибар итәргә кирәк, аларның төс-кыяфәтен, киемнәрен истә калдыру мөһим. Кыскасы, һәр шикле очрак буенча хокук саклау органнарына хәбәр итәргә тырышырга кирәк.

Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев