Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телеңне йотарлык тузганак кайнатмалары

Тузганаклар чәчәк ата торган вакыт. Аның кояштай сары чәчәкләре безгә җәйге кәеф бирә, күңелне күтәрә. Ә бит тузганактан тәмле һәм файдалы кайнатма да әзерләргә була. Сары башларның гомере кыска, файдаланып калыгыз. Сезгә берничә рецепт тәкъдим итәбез.

1нче рецепт
Моның өчен кирәк:
- 380-400 тузганак чәчәге;
- 6 стакан шикәр комы;
- 8 чәй кашыгы пектин порошогы;
- 6 стакан су;
- 1 лимон.
Чәчәкләрне юып, суга салалар һәм кайнап чык­каннан соң 10 минут уртача утта тотарга кирәк. Уттан алып суыталар һәм өстен каплап төнгә калдыралар. Аннан соң сыгып, утка куялар һәм кайнап чыкканчы шикәр кушалар. Кайнап чыкканнан соң өстеннән күбеген алып тагын 10 минут кайнатырга кирәк. Уттан алуга аңа пектин салынып, куерганчы җылыталар һәм уттан алып аңа лимон суы салалар. Әлеге үзенчәлекле кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга салырга һәм полиэтилен капкач белән ябарга киңәш итәләр. Бу тәмле кайнатма гадәттә салкын урында саклана.
2нче рецепт
Бу рецепт өчен таләп ителә:
- 300 тузганак чәчәге;
- 2 стакан су;
- 1 килограмм шикәр комы;
- 1/2 чәй кашыгы лимон кислотасы яисә 0,5 лимон суы.
Тузганак чәчәкләрен яшел яфракларыннан арындырабыз, шикәр һәм судан сироп ясыйбыз һәм аңа салкын суда юылган сары чәчәкләрне салабыз. Кайнап чыкканнан соң 20 минут ут өстендә тотарга кирәк. Уттан алырга 3 минут кала лимон суы яисә лимон кислотасы салына. Кайнатманы уттан алганнан соң бер тәүлек тотарга кирәк. Аннан соң аны марля аша сөзеп 20 минут кайнатабыз. Бу телеңне йотарлык кайнатманы «тузганак балы» дип атыйлар, чөнки аның төсе дә матур, үзе үтәкүренмәле дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X