Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанлыларның «Халык контроле»нә иң күп сорауларның берсе төзекләндерүгә кагыла

2020 елның 11 аенда территорияне төзекләндерү мәсьәләләре буенча 24 меңнән артык мөрәҗәгать хәл ителде.

2020 елда «Халык контроле» сервисына иң популяр гарызнамәләр булып татарстанлыларның юлларны төзекләндерү һәм ремонтлау тора. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.

«Безнең республика халкы арасында территорияне төзекләндерү, уңайлы мохит, муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау иң кирәкле категорияләр булып кала,», - дип билгеләп үтте Сабурская.

Мисал өчен, территорияне төзекләндерү мәсьәләләре буенча хисап чорында 24 меңнән артык мөрәҗәгать хәл ителгән, ә муниципаль юлларны ремонтлау мәсьәләләре буенча 9 меңгә якын мөрәҗәгать, дип өстәде спикер.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу ел эчендә татарстанлыларның "Халык контроле"нә мөрәҗәгатьләре саны 72 меңгә кадәр арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X