Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстандагы Роскомнадзорның республикада "суверен интернет" ка тест үткәрү турында мәгълүматлары юк

Татарстанда интернет белән бәйле проблемалар турындагы мәгълүмат бу системаны telegram-каналларда сынап карау аркасында барлыкка килде.

Роскомнадзорның Татарстан буенча идарәсенең реcпубликада "суверен интернет" тестын уздырачагы турында мәгълүмат юк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына идарә җитәкчесе урынбасары Рөстәм Галәветдинов хәбәр итте. 
"Хәзерге вакытта мондый мәгълүмат юк", - диде ул. 
ТР Министрлар Кабинетында да мондый гамәлләр турында хәбәрдар түгелләр. "Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеше министрлыгы республика территориясендә "суверен интернет" системасын сынау турында ышанычлы мәгълүматларга ия түгел", - дип сөйләделәр агентлыкка ведомство матбугат хезмәтендә. 

Татарстанда интернет белән мөмкин булган проблемалар турында мәгълүмат системаны сынап карау аркасында telegram-каналларда барлыкка килде. 
Узган елның ноябрендә "Элемтә турында" һәм "Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында" кануннарына төзәтмәләрнең күп өлеше үз көченә керде, алар "суверен Рунет" турындагы канун дип аталып, рәсми булмаган атама алды. Закон кабул итүнең кирәклеге чит илләрнең кибер киңлеккә һәм Россиянең цифрлы икътисадына йогынты ясау мөмкинлеге белән аңлатыла. 

Шулай итеп, Россия интернет-ресурсларының эшкә сәләтлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган инфраструктура булдыру планлаштырыла. Россия территориясендә «Интернет» челтәре һәм гомуми файдаланудагы элемтә челтәре бөтенлеге, тотрыклылыгы һәм иминлеге куркынычы барлыкка килгәндә элемтә челтәрләре белән идарә итү системаларының эшләвенә карата таләпләр билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X