Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татарстанда яшәүче картасы»: гади һәм тиз (+видео)

«Яшел үзәнлеләрнең күпчелеге менә инде бер айдан бирле «Татарстанда яшәүче картасы»н куллана. Картаны банк өлкәсендә куллану аеруча уңайлы. Пенсия, хезмәт хакы, пособиеләр хәзер барысы бергә тупланган.

Картаны алып файдалана башлау­чылар бер авыздан аның ике өстенлеген атый. Болар - гадилек һәм тизлек. Хәзер картага акчаның кайдан керүен мизгел эчендә белеп була - телефоныгызга шунда ук смс килә. Өегездә компьютер бар икән, өйдән чыкмый гына карта ярдәмендә коммуналь хезмәтләргә түләргә була, юк икән, бу эшләрне якындагы терминалдан башкарырга мөмкин. ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлсәгез, Татарстанда яшәүче картасы ярдәмендә балагызның мәктәп ашханәсендә ашаганы өчен, салымнарны, штрафларны, төрле пошлиналарны түләргә була, илебезнең теләсә кайсы банкындагы счетка акча күчерү дә уңайлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев