Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда ВИЧ-инфекцияле аналардан 129 сәламәт бала туган

2020 елда табиблар әнисеннән балага инфекция иярү очракларын теркәмәгән.

Татарстанда 2020 елда ВИЧ-инфекцияле аналардан 129 сәламәт бала туган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы профилактика һәм көрәш буенча республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин сөйләде.



"Быел бездә ВИЧ-инфекцияле аналардан 129 бала туган һәм әнидән балага ВИЧ-инфекция күчүнең бер генә очрагы да юк. Бу сәламәтлек саклау системаларының көйләнгән эше турында сөйли», - диде спикер.

Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне билгеләп үтелә.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда ВИЧ авыруының 750 очрагы теркәлгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев