Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 120 фатирлы йорт тапшырылган

Бүген Түбән Камада 120 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Яңа төзелештә бюджет өлкәсе һәм предприятие хезмәткәрләре, нефтьчеләр, яшь гаиләләр һәм ятим балалар яшәячәк.

 Йорт Дәүләт торак фондының «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында инвестицияләре хисабына төзелгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Фондта билгеләп үтүләренчә, 10 катлы торак йортта фатирларның гомуми мәйданы (шулардан 40 - бер бүлмәле, 60 - ике бүлмәле һәм 20 - өч бүлмәле) якынча 6500 кв. метр тәшкил итә. Фатирлар “кер дә яшә» дәрәҗәсендә тапшырыла, сантехника, газ плитәләре, хәбәр итүче датчиклар, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык көйләгечләре белән җиһазландырылган.

Агымдагы елда республиканың Дәүләт торак фонды тарафыннан Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 273,6 мең кв. метрлык 4970 фатир төзү планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев