Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда пандемия вакытында дача амнистиясе буенча теркәлүгә мөрәҗәгатьләр саны кимемәде

Республика халкы бакча һәм торак йортларны гадиләштерелгән тәртиптә еш терки.

Коронавирус пандемиясенә карамастан, гражданнарның дача амнистиясе буенча төзелешләрне теркәү буенча мөрәҗәгатьләре саны кимемәде, дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә биргән интервьюсында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева.

"Хәзер пандемия белән бәйле рәвештә шәхси йортлар, шул исәптән бакча йортлары һәм бакча участокларында торак йортлар актуаль булды. Кешеләр аларны тизрәк рәсмиләштерергә тырыша. СНТ да хәзер өйләргә теркәлергә дә, анда ел әйләнәсендә яшәргә мөмкин", - дип белдерде Мөхәммәтгалиева.

Ул шулай ук, үзизоляцияләү чорында, кайбер вакытка күп функцияле үзәкләр ябылуга һәм гражданнардан хокукларны теркәү документларын кабул итмәүгә карамастан, Росреестр үз эшен туктатмады, шул исәптән күчемсез милекне исәпкә алу һәм теркәү буенча да.

Татарстан Росреестрында КФҮ эшен яңартканнан соң, күчемсез милекне рәсмиләштерүгә документлар тапшыруның артуы сизелде. Идарә мәгълүматлары буенча, Татарстанда "дача амнистиясе" гамәлдә булган вакытта күчемсез милек объектларына барлыгы 750 меңнән артык хокук теркәлгән.

ТР Росреестры матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2020 елда сату-алу килешүләренең гомуми саны алдагы ел белән чагыштырганда 20%ка арткан. 2020 елның икенче яртысында аеруча үсеш сизелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев