Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда көчле буран көтелә

Юлларда урыны белән кар көртләре, бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы шартлары бозылу турында кисәтү таратты.

27 ноябрь көндез һәм кич республика буенча һәм Казанда көчле, юеш кар, буран көтелә. Буран вакытында күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил итәчәк. Көньяк-көнбатыштан исүче җил көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка килү ихтималы бар дип хәбәр итә Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода Яшел Узэн буран