Татарстанда җепшек кар явуы көтелә
Синоптиклар фаразлавынча, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 9 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Урыны белән җепшек кар һәм кар явачак. Юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исә, талгын.
Татарстанда һава температурасы төнлә – 0..-5, көндезге сәгатьләрдә -1..+4 градус булачак.
Казанда төнлә -2..-4, көндез +1..+3 градус булачак.
«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев