Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда бөртекле культураларда коңгырт тутык гөмбәсе барлыкка килү күзәтелә

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы үсемлекләрне яклау бүлеге бөртекле культуралар чәчүлекләрендә коңгырт тутык гөмбәсе таралуы турында хәбәр итә.

Тутык гөмбәсе авыруын кузгатучы - Puccinia recondita Desm.

Авыру барлык вегетация чоры дәвамында аза башлый, әмма күбрәк башаклану һәм өлгерү чорына кадәр дәвам итә.

Авыру яфрак өслегендә тигезле-тигезсез урнашкан коңгырт төстәге вак түгәрәк яки оваль кырпак пустуллар рәвешендә барлыкка килә. Споралары – түгәрәк, коңгырт төстә, чәнечкеле тышча белән капланган.

Өске яфраклар зарарланганда үсемлекләр начар үсә башлый яисә бөтенләй үсүдән туктый, башаклары вак килеш кала. Ашлык та вак, җиңел була, аның чәчү өчен куллану сыйфаты да, икмәк пешерүгә яраклылык сыйфаты да начарая. Зарарланган үсемлекнең ашлыгы уалучан була.

Көзге бодай төп инфекция төп чыганагы булып тора, чөнки анда уредопустулалар кыш чыга.

Үсеш өчен оптималь шартлар температура +15...+25˚ С булганда һәм тамчылы дымлылык торганда барлыкка килә. Инкубация чоры, температурага бәйле рәвештә, 5 көннән 18 көнгә кадәр дәвам итә.

Бөрткле культуралардагы коңгырт тутык гөмбәчегеннән

  • икътисадый зыян чиге (ЭПВ)
  •  
  • Үсеш фазасы ЭПВ
  •  
  • Көпшәләнү (башаклы
  •  
  • сабакка әверелү) чоры Авыруның таралуы - 10 %


Хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм агрономнарына чәчүлекләргә даими рәвештә фитосанитар тикшерү уздырырга тәкъдим итәбез.

ЭПВ артып киткәндә, «Россия Федерациясе территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге»ннән түбәндәге фунгицидлар белән эшкәртергә кирәк: Колосаль Про, КМЭ; Рекс Плюс, СЭ; Фалькон, КЭ; Алькор, КС; Титул Дуо, ККР яисә рөхсәт ителгән башка фунгицидлар белән.

Фунгицидлар белән эшкәрткәндә үсемлекләрнең иммунитетын арттыру өчен бактагы катнашмага микробиоашламалар һәм микроашламалар («Сәламәт уңыш» гуматы) өстәргә кирәк.

Үсемлекләрне эшкәрткәндә куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителә.

Пестицидлар куллануны СанПиН 1.2.2584-10 гигиена таләпләренең 2.19 п. нигезендә башкарырга кирәк.

Үсемлекләрне яклау өлкәсендә тикшеренүләр, эшкәртүләр, консультацияләр үткәрү мәсьәләләре буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез. Телефон: 8 (843) 277-88-80.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X