Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда бозлы яңгыр көтелә

Синоптиклар циклон аркасында һава торышының бозылуы турында кисәтте.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары, актив циклон аркасында, 4-5 февральдә һава шартларының начарлануы турында кисәтә.

Һава торышы көнбатыш районнарда бозыла башлячак. Кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр явуы көтелә.

Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, буран чыгуы ихтимал, күз күреме начарланачак, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитеп көчәячәк. Юлларда бозлавык саклана.

Бу көннәрдә Татарстанда температура -3..+2 градуска күтәрелә. Түбәләрдән кар төшәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода ледяной дождь