Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда банк кризисыннан зыян күргән кертемчеләргә махсус ярдәм оешмасы төзелә

Төзелгән структура җир кишәрлекләрен түләүсез бирә, андагы табыш зыян күрүчеләргә компенсация булачак.

Төбәк банк өлкәсендә килеп туган авыр хәлдән чыгуның бер юлы итеп, Татарстан хөкүмәте кабул иткән чараларның берсе - республикада коммерция структурасын булдыру. Ул, инвестиция проектларын тормышка ашырып, зыян күргән кертемчеләргә махсус ярдәм күрсәтү өчен акча эшли. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында Татарстан икътисад министры Артем Здунов җиткерде.

"Зыян күргән юридик һәм физик затларга ярдәм итү йөзеннән, Татарстанда махсус оешма барлыкка китерелә. Аның тарафыннан эре, инвестиция җәлеп итә торган җир кишәрлекләре комплекслы түләүсез рәвештә файдалануга бирелә. Әлеге коммерция эшчәнлегеннән кергән акчалар банкротлык дәрәҗәсендә булган компания клиентларына ярдәмгә тотылачак", - дип белдерде Артем Здунов Татарстан Премьер министрында узган эшлекле киңәшмәдән соң.

Компенсацияләр конкурс нигезендә бирелә, хәзер аны башкару тәртибе эшләнә, дип җиткерде ул. Биредә Татфондбанк, Интехбанк, шулай ук ТФБ-финанс банк кризисында зыян күрүчеләр һәм тагын шундый очрак булган банк кертемчеләре, клиентлары мәнфәгатьләре каралачак. Шул ук вакытта оператив тәртиптә Татарстан Җир кодексына хөкүмәт өстәмәләр әзерли. Әлеге чаралар турында Татарстан Президенты Россия Президентыннан хуплау алган.

Искәртеп үтик, кертемчеләргә республика ярдәм фонды төзү турында Мәскәүдә Россия һәм Татарстан президентлары очрашуында чәршәмбе көнне билгеле булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга гамәлдәге чаралар белән бергә активлар сатылудан кергән акчалар җитмәгән очракта кертемнәрен ала алмаучылар өчен махсус фонд төзелүен җиткерде.

Өстәп шуны әйтергә кирәк, республикада инде Булат Бакыев җитәкчелегендә "Татфондбанк һәм Интехбанк" клиентларына ярдәм фонды" норматив-хокук нигезендә ярдәм итеп килә. Хәзерге вакытта биредә потенциаль хәйриячеләр эзләү белән мәшгульләр. Шулай ук бу өлкәдә интернет-портал эше төгәлләнеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев