Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда балык тоту тыела

Татарстан хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсе башка ведомстволар белән берлектә "Уылдык" операциясен үткәрә.

15 апрельдән Татарстанда "Уылдык" операциясе кысаларында промыселларда балык тоту тыела. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсенең күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Радик Мөхтәров җиткерде.

Тыюлар 15 июньгә кадәр гамәлдә булачак. Бары шул вакытта гына балык уылдык чәчүдән туктый.

Шулай ук 25 апрельдән 10 июньгә кадәр республикада үзлектән балык тотучыларга чикләүләр кертелә. Бу вакытта моторлы көймәләрдән файдалану тыела. Балыкны бер кешегә дүрт кармакка гына, яисә ике кармакка ике ыргак белән генә тотарга рөхсәт ителә.

Ведомство вәкиле браконьерлык булган яисә табигатьне саклау законнары бозылган очракта гражданнарга Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында "Халык контроле"нә хәбәр итәргә мөмкин булуын искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев