Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда балигъ булмаганнар гадәттә эшли торган җинаятьләр аталды

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле яшүсмерләр еш кына җинаятьләр кыла, чөнки җинаять җаваплылыгы турында белмиләр, дип ышана.

Татарстаннан балигъ булмаган хокук бозучылар ешрак икътисади җинаятьләр кыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының вәкаләтле участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре идарәсе башлыгы урынбасары Лариса Осипова сөйләде.


"Нигездә, бу урлаулар, алар өлешенә җинаятьләрнең гомуми санының 40-50% ы туры килә. Минемчә, бу үз гамәлеңне аңламау аркасында килеп чыга. Малайлар гел: “Менә, мин барып, урлап кайтыйм әле”, - дип уйлый. Очраклы рәвештә берәр нәрсә күреп, кызыксыну туарга мөмкин. Шуңа күрә, без үз хезмәткәрләребез алдына аңлату бурычын куябыз. Яшүсмерләр бүген ишетә, ә иртәгә оныталар. Шуңа күрә безнең хезмәткәрләр бу җинаять дип җиткерү өчен төрле лекцияләр һәм әңгәмәләр белән чыгыш ясый ", - диде ул.


Осипова билгеләп үткәнчә, яшүсмерләр үзләренең тормыш тәҗрибәләре җитәрлек булмау сәбәпле үзләренең нәрсә эшләгәннәрен һәм моның өчен аларны нинди җаваплылык көткәнен аңламый. Әмма җинаять законнарын белмәү җаваплылыктан азат итми.


"Әлбәттә, Җинаять кодексында барысы да төгәл язылган: авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган өчен балигъ булмаганнар өчен ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү бирелә, уртача авырлыктагы җинаятьләр өчен - өчтән җидегә кадәр. Әмма судлар, кагыйдә буларак, шундук иректән мәхрүм итүгә бармый ", - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X