Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда алдагы көннәрдә яшенле яңгырлар көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 20 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Республиканың күпчелек районнарында яңгыр, көндез урыны белән көчле яңгыр фаразлана. Кайбер урыннарда яшен, боз яву ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Яшен вакытында кыска вакытка секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән җил чыгу фаразлана, көндез җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә минималь һава температурасы +8..+13, көндез максималь һава температурасы +18..+23 градус булачак.

21 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән яңгыр, яшен көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Яшен вакытында көчәючән - секундына 15-20 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +8..+13, көндез исә максималь һава температурасы +18..+25 градус булачак.

22 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда яңгыр, көндез урыны белән яшен булуы ихтимал. Төнлә минималь һава температурасы +8..+13 градус булса, көндез максималь һава температурасы +18..+23 градуска күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X