Татарстанда 32 градуска кадәр суытачак
7 февральдә көндез 15-17 градус салкын булачак. Җил - төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Төнлә һәм көндез бераз кар явуы көтелә. Юлларда бозлавык.
8 февральдә, чәршәмбе көнне, Татарстан буенча болытлы, урыны белән аязучан һава торышы фаразлана. Урыны белән кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә булачак.Төнлә - 22-27, аязганда 32 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез максималь һава температурасы 15-20 градус салкын булачак, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Юлларда бозлавык саклана. Сак булыгыз!
tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев