Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Россиянең иң күп укый торган регионнары рәтенә керде

Бүген Россия китап берлегенең YouTube-каналында “Иң күп укый торган төбәк” бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

"Иң күп укый торган төбәк" бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан "Россиянең әдәби флагманы" исеменә өч лауреатның берсе булды һәм бу күрсәткеч буенча иң яхшылар рәтенә керде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 25 ноябрьдә, Мәскәү вакыты белән 14 сәгатьтә Россия китап берлегенең YouTube-каналында туры эфирда "Иң күп укый торган төбәк" бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Бөтенроссия конкурсы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык ярдәмендә Россия китап берлеге тарафыннан үткәрелә.

Конкурс шартлары буенча регион-катнашучылар 2019-2020 елларда иң мөһим әдәби проектны тәкъдим итәргә тиеш иде.

Татарстан Республикасы балалар китапханәсенең "Язмыш авторына хат" - "Яраткан китабымның авторына хат" проектын тәкъдим итте.
Трансляциягә теләүчеләр кушыла ала.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Россиянең идеяләр саны буенча топ-10 төбәгенә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев