Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Татарстан Республикасында яшәүче картасы” белән кибетләрдә түләп буламы?

Моннан бер ел элек  Яшел Үзәндә “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” пилот проекты эшли башлаган иде.

Максаты – аерым торак пунктта заманча информацион технологияләрне  кертү һәм шуның нәтиҗәсендә Яшел Үзәнне “кулда акча йөртмәүче шәһәр”  итү.

“ТРда яшәүче картасы” пенсияләр, стипендияләр,  хезмәт хакы, субсидияләр алу, банкоматлардан акча алу яки  акча күчерү өчен билгеләнгән.  

Болардан кала кибетләрдә товар өчен яки җәмәгать транспортында йөрү өчен түләп була. Шулай итеп, 2017 елның октябрендә  актив “ТРда яшәүче картасы” на уртача 29 тапкыр транспортта йөрү туры килә. Яшел Үзәндә сәүдә нокталарының 99 процентында  түләүне шушы карта буенча башкарып була.

“ТРда яшәүче картасы” буенча  медицина хезмәтләре дә алып була. Проект эшли башлау белән 33 мең яшел үзәнлегә рецептларны2ТРда яшәүче картасы”на язганнар.  Шулай ук яшел үзәнлеләр 9,5 мең тапкыр  карта буенча балалар ризыгы алган.

Бүгенге көндә “ТРда яшәүче картасы”ннан 21104  яшел үзәнле файдалана.  

ЯҮМР Советы матбугат хезмәте
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: