Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор: Корпоративлар коронавирус кабынуына китерергә мөмкин

Ведомство Яңа елны бәйрәм итүдән эштә баш тартырга яки чараларны шактый чикләүләр белән үткәрергә киңәш итә.

Эш бирүчеләргә быел яңа ел корпоративларыннан баш тартырга яки аларны шактый чикләүләр һәм кисәтүнең барлык чараларын үтәү белән уздырырга кирәк. Югыйсә, алар бәйрәмнәрдән соң Covid-19 коронавирусы кабынуына сәбәп булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Әгәр профилактика һәм чикләүләрнең барысын да бетерсәк, фараз бик начар. Шуңа күрә Татарстанда санитар-эпидемиологик вәзгыять өлешендә ирешелгәннәрнең барысын да сызып ташламас өчен, барлык профилактика чараларын үтәргә кирәк, - дип билгеләде спикер.

Ул ассызыклаганча, корпоративны уздыруның иң начар варианты - эш урыннарында.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков өстәп әйткәнчә, корпоративлар хезмәткәрләр өчен генә түгел, аларның гаиләләре әгъзалары өчен дә куркыныч, чөнки авырулар өйләренә инфекция алып кайтачак.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор ТР буенча Яңа ел корпоративларыннан баш тартырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев