Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТАТАР ТАНАЕН СУ БАСА

Көттереп, сагындырып кына килгән яз, көйсез сылу кебек, галәмәтләрен, холкын күрсәтә дә башлады. Ул быел соңаруы белән дә куркыныч тудыра шул. Кинәт җылытып зур бәлаләр китерергә бик мөмкин.

Мамадыш-Әкил районда су басу мөмкинлеге аеруча зур булган авыл җирлеге булып тора. Әле «Яшел Үзән»нең чәршәмбе санында, «Яз ташкын шәп булса, иген уңа» дип, узган елгы су басулар кабатланмасын иде дигән теләктә тәфсилләп язып та чыккан идек... Бу газета укучыларыбызга килеп ирешергә дә өлгермәде, төнге икеләрдә «Яшел Үзән»нең социаль челтәрендәге бер төркеменә «Зинһар өчен коткарыгыз, Татар Танаен су баса!» дигән хат-хәбәр килеп иреште. Куркыныч. Татар Танае халкының интернет челтәренә беренчеләрдән булып куйган фотоларын күргәч тә, тән эсселе-суыклы булып китә. Бу мәхшәрнең безнең районда булуына күңел ышанмый. Беренчеләрдән булып, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллинга шалтыраттык. Татар Танае хәлдән килгән кадәр язгы ташуга әзер дип җавап биргән иде ул безгә, ә табигать белән ярышып кара син!
– Техника эшли. Зур бәхетсезлекләр булмас дип ышанасы килә, – дип җавап бирде ул безгә.

«ЗИНҺАР ӨЧЕН КОТКАРЫГЫЗ!»

Кечкенә генә Ышналы елгасы Ленин урамында яшәүче Баһавиевлар хуҗалыгына 10 апрельдә кичке сигезләр тирәсендә бәреп керә. Тиз арада мал-туарны күршеләргә
кертергә, бәрәңгене өскә күтәрергә өлгерәләр. Ә тавыкларның кайберләре су астында калып үлә. Кичен килгән су бары тик икенче көнне көндезге берләр тирәсендә генә чигенә.

– Иң зур зыян күргән йорт менә шушы инде. Рабига су килү турында шалтыратып әйтте. Без тиз арада МЧСка хәбәр бирдек, техника җибәрәбез диделәр, берәр ярдәм килер дип көттек. Төне буе йокламадык инде. Бик куркыныч иде, хәзер генә сезгә тыныч кына сөйләп торабыз, – дип фикерләре белән уртаклаша туганнары Фәридә Вилданова. Без килгән көнне (12 апрель) Баһавиевлар йортында әйтерсең лә җәен өй юалар, келәмнәр урамга чыгарып эленгән, хатын-кызлар чиләкләп су ташый. «Юуның файдасы юк, су тагын киләчәк диләр. Шулай да чистартабыз инде», – ди әле алдагы көнне булган мәхшәрдән айнып җитмәгән Рабига апа. – Ә суның күпме күтәрелгәнен юеш диварлардан күрә аласыз. Әлеге елга безне басмаган да булыр иде, әнә «Красный Восток» ферма төзибез дип юл салган иде, шул юл елгага үз агымына агарга ирек бирмәде. Техника килмәгәч, төне буе 4-5 ир-ат көрәк белән шунда юл ачты, техника иртән унда гына килде. Безгә юллар кирәкми, ә авылны су басмас өчен дамба төзесеннәр иде!

Су китсә дә, бу йорттагы дымлылыкның кайчан бетүен күзаллавы да авыр. Җиһазларның күбесе яраксыз хәлгә килгән. Идән, дивар, ишекләр турында әйтмим дә. Ышналы елгасыннан су ике яклап: Үзәк һәм Ленин урамыннан килә. Ике урам да тулысы белән диярлек суда тора. Әнә Зөлфия Сәйфуллиналар йортына якын килерлек түгел, су әйләндереп алган. Каршыбызга сәнәк белән канау ачып йөрүче Гөлсинә апа Морадова очрады. Әйдә, әйдә керегез, идән астын күрсәтәм дип, фотоаппарат тоткан мөхәрриребез Илсөя Завилейскаяны өенә үк алып кереп китте. Идән астына, базга су төшү Татар Танаенда нормаль күренеш инде ул. Анысына ничек тә түзәрсең, иң мөһиме өйгә кермәсен. Гомерең буе җыйган милкең бер мизгелдә юк булса, нишләргә кирәк?! Кайчан су йортыма керер дип ут йотып яшәүче Шаһиевларга юл
тоттык.

«ҖӘННӘТ ПОЧМАГЫ ИНДЕ МЕНӘ»

Гөбенә елгасыннан иң зур зыянны Вахитов урамында яшәүчеләр күрә. Авыл җирлеге башлыгыныкы кебек пычрак юлдан выжылдап кына уза ала торган «НИВА» машинасы булмаса, биредә зур резин итек белән генә тәпиләп йөрерлек. Тирә-юнен су басып килүче Шаһиевлар йортына кадәр машина белән килә алсак та, йорт эченә безне кулда гына күтәреп керттеләр. Чөнки безнең аяктагы кыска резин итек белән ерак китә алмыйсың.

Алдагы көннәрдә торачак ситуация үтә куркыныч һәм катлаулы булса да, йорт хуҗасы Фәнис Шаһиев үзен безнең алда бик тыныч тотарга тырышты. «Иң беренче су идән астына шаулап төште, аның да уңай ягы бар бит: бөтен тычканнар качып бетте», – дип шаяртырга көч таба ул. Чынлыкта исә, күңелләре бер дә тыныч түгел. Су басуга алар инде б е р а т н а д а н бирле әзерләнә. Өй эчендә барлык җиһазлар, кием - салым, суыткыч, мөмкин булганча, югарыга күтәртелгән. Идән астыннан шомлы гына су аккан тавыш ишетелә. Тәрәзәдән карасаң, мондагы матурлыкка таң калырлык, табигать күренешләрен ясарга яратучы рәссамнарга менә дигән хозурлык ярылып ята. Су, өстендә көймә, кыр казлары йөзеп йөри, челәннәр, зур кондызлар, әкият дөньясы инде менә, кил дә яшә...
– 1979нчы елда су өйгә кадәр кергән булган. 1968нче елда салынган бу йортны 4-5 кирпечкә күтәртебрәк салырга да була иде инде югыйсә. Юк бит, су басу куркынычы барын белә торып, шулай төзегәннәр. Бүген йорттагы әбиебезне күршегә чыгарабыз. Малларны күчердек инде, – дип сүзен дәвам итә Фәнис.

Тулы язма газетаның җомга санында (№26).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайчан гына олгерэсез, кызлар. Афэрин!!!

    Теги: Яшел Узэн районы яз язгы ташу Татар Танае половодье паводок Кубня

    2
    X