Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татар-информ» - Татарстанның иң күп өземтә китерелә торган мәгълүмат чарасы

Рейтингның икенче урынында, 33 пунктка калышып, Business-gazeta.ru интернет-басмасы урнашкан.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Медиалогия» тикшерү компаниясе белдерүе буена, 2017 елның I кварталында Татарстанның башка массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан алардан иң күп өземтә китерелә торган 20 басмасы арасында беренче урында тора. Челтәрдә ресурсның өземтә китерү буенча индексы 453 пунктны тәшкил итә.

Рейтингның икенче урынында, 33 пунктка калышып, Business-gazeta.ru интернет-басмасы урнашкан. Өченче урынга шактый зур (58 пунктка) калышу белән Realnoevremya.ru электрон ресурсы лаек булган.

Медиарейтингка бары тик республика массакүләм мәгълүмат чаралары гына кергән, махсуслашкан басмалар исәпкә алынмаган, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте. Исемлекне төзегәндә, өземтә индексы - башка массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат чыганагына сылтама саны һәм сылтаманы бастырган чыганакның әһәмиятлелеге исәпкә алынган.

Искәртеп үтик, агымдагы елның апрелендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тагын бер җиңүгә лаек булды: күпьеллык тарихында тәүге тапкыр бер айга бер миллион уникаль караучы җыйды. Бу хакта LiveInternet мәгълүматлары раслый. Соңгы елда «Татар-информ»ны караучылар дүрт тапкырга арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев