Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ташламага алданып, товарсыз да калган, акчасыз да

Яшел Үзәндә яшәүче интернет аша 50 процент ташлама белән видеокарта сатып алам дип 6 мең сум акчасыннан мәхрүм калган.

26 яшьлек егет https://vk./comsupervidi группасында кызыклы тәкъдимгә юлыга. Группаның администраторы белән языша башлый. Үзен Саша Алексеева дип таныштырган кыз ышандыру өчен паспортының күчермәсен дә җибәрә. Ул видеокартаны бушлай китереп бирүне вәгъдә итеп товар өчен 100 процент алдан түләп куюны сорый. Яшел үзәнле 3400 сум акча күчергәч, видеокартаның кыйммәтләнүе һәм почтаның бушлай эшләргә баш тартуы беленә. Егет тагын 1600 сум акча өстәп түли. Саша Алексеева «складта» аңа ялгыш артык видеокарта салып җибәрүе һәм аның өчен 900 сум акча күчерергә кирәклеген хәбәр итә. Егет моңа да ризалашып, тагын 900 сум акча күчерә. Александра тагын 750 сум акча сорый башлагач кына егет шикләнә башлый. Ул үзен алдауларын аңлап, акча күчерүдән туктый. Паспорт күчермәсен ныклабрак тикшерә башлагач, аның ялган булуын аңлап, полициягә гариза язарга мәҗбүр була.
Бу көннәрдә эчке эшләр бүлегенә социаль челтәрдәге шәхси битләренең хакерлар тарафыннан «ватылуы» турында хәбәрләр килеп торды. Мошенниклар схемасы гади: алар үзләре «ваткан» страничка иясе исеменнән аның дуслары белән перепискага кереп, бурычка акча сорыйлар. Мәсәлән, 30 яшьлек хатын финанс кыенлыгы кичергән дус кызына 1500 сум акча күчерә. Тагын бер хатын-кыз шундый типтагы хәбәр алгач, акча күчергәнче танышына үзе шалтырата. Шуның белән ул үзенең страничкасының мошенниклар кулында булуын ачыклый.
Хәзерге вакытта мошенникларның шәхесе ачыклана. Интернет аша шундый хәбәрләр килгән очракта аны башта тикшерергә, дусларыгыз белән элемтәгә керергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев