Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ташлама мине, АЛЛАМ! (ll бүлек)

Күрәмсең, Хәким Филисәнең тавышын ишеткәч башын читкә тартып алган булган. Алай да, аңа юнәлгән «корал» үз эшен эшләгән, аңа да эләккән: Хәкимнең башында да җәрәхәт бар. Ә Галя шактый ук зыян күргән, аның аскы казналыгы салынып тора, ахрысы, сынган. Филисәнең беренче уе: «Ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга кирәк! Тик алар килгәч...

Филисә Галяның авызын яулык белән тарттырып бәйләде. Авыртуны баса торган укол кадады. Галя да айныган, күзеннән авыртудан да, үзен гаепле итеп тоюдан да ахрысы, яшь ага. Филисә Галяга: «Бүгенгә түз, иртәгә барырбыз хастаханәгә, егылдым дип әйтерсең», - диде. Ә Хәкимгә борылып та карамады.
Төнне өчесе өч җирдә уздырды. Галя төне буе ыңгырашып чыкты. Хәким өстәлдә калган эчемлекне эчте дә, гырылдап йоклап та китте. Филисәнең йокысы качкан иде. Башында бер генә уй: «Ничек шулай килеп чыкты? Моннан соң ничек яшәргә? Әле дә ярый Аллаһ Тәгалә саклады, әздән генә кеше үтермәдем бит!»
Күңел дә сынык, кул да
Бераздан ул да йокыга китте. Тик озак йоклый гына алмады, кулы сулык-сулык суырып сызлавына уянды. Анысы терсәктән шешеп үк чыккан икән. Филисә шунда гына исенә төшерде: тегеләргә ваза белән суккан вакытта Хәким бит аның икенче кулын эләктереп каерган иде. Җан авыртуы көчлерәк булган, күрәмсең, ул тән авыртуын тоймаган.
Таң бик озак атты. Иртән Филисә «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырт­ты. Көттереп кенә килгән машинага утырып, үзе дә Галяны озатырга китте. Анысын күрше шәһәргә үзәк хастаханәгә алып киттеләр. Аның аскы казналыгы урыныннан да чыккан, сынган һәм операция кирәк икән. Ә Филисәнең үзенең сул кулы сынган булып чыкты.
Филисәнең ике көне Галя артыннан йөреп узды. Әле ярый банк картасын үзе белән алган иде. Хәзер бит кулыңда акчаң булмаса, врачларның авыруларга бик исе китми. Филисә Галяга булышырга ышанычлы кеше табып, кирәксә дип бераз акчасын калдырды да, үзенең шәһәренә кайтып китте. Чөнки аңа кулына яңа гипс та салдырыр­га, эшкә чыга алмау сәбәпләрен аңлатырга кирәк иде. Хәким, Яңа ел бәйрәмнәреннән айный алмыйча, Галя фатирында калды. Сәбәбе дә бар бит: Галяның песиен ашатырга кирәк икән.
Хәким, ник дәшмисең?
Филисә тизрәк бу шәһәрдән китеп онытылырга, үз өенә кайтып китәргә теләде. Тик Хәкимнең Галя фатирында калуы гына бераз эчен пошырды. Бу узган
3 көн мәшәкатьләре ардырган булган икән, ул, ниһаять, поездда бераз ял итеп йоклап алды.
Филисә үз өенә кайтып җитүгә Хәкимгә шалтыратса да, җавап бирүче булмады. Көн хастаханәгә барып, кулын яңадан күрсәтеп, документлаштырып йөрү белән узды. Җай чыккан саен телефоннан күп тапкырлар шалтыратса да, Хәким җавап бирмәде. Филисәнең эченә пошаман керде: мөгаен ир ул калдырган акчаларга тагын аракы алып эчеп бетергәндер дә, үлеп киткәндер. Төнлә белән билгесезлектән алҗыган хатын яңадан Галя яшәгән шәһәргә барырга ниятләде. Поезд кичкә генә китә икән, һәм Филисә тыныч кына кичкә хәтле яши алмаслыгын аңлап, автобуска урынга заказ бирде. Мең чакрымлык юлга да шундый уйлар белән кузгалды.
«Нигә һаман мине сыный?»
Юлдашы Миңнегөл мөселман хатыны булып чыкты. Автобус берничә тапкыр туктаган арада ул тизрәк тәһарәт яңартып, намазларын укып барырга тырыша иде. Филисә эчендә шушы көннәрдә җыелганын аңа бушаткач ничектер җиңеләеп китте. Миңнегөл сабыр гына аны тыңлап торгач: «Адәм баласы бу дөньяга сыналыр өчен килә. Бу сезгә Аллаһ Тәгаләнең сынавыдыр, мөгаен» - дип әйтүенә Филисәнең ачуы килде. «Мине Аллаһ гомер буе сыный инде, мин гомер буе сыналам. Нишләп бөтен кешегә бирелми ул сынау? Нигә һаман миңа гына?» - дигәненә Миңнегөл: «Ялгышасыз, апа, Аллаһ Тәгаләгә шөкерсез булмагыз. Аягыгыз йөреп тора, әле менә эшләп йөрисез, сәламәтлегегез булмаса эшли алмас идегез, улыгыз исән-сау, гаиләле, оныкларыгыз бар. Сезгә хәзер Аллаһ Хәкимнең кем икәнен күрсәткән, яхшы булса, шәт хатыны да куып чыгармас иде. Сез миңа ачуланмагыз, әйтсәм әйтим инде: Нигә кирәк иде сезгә шәраб эчү? Хәзер бу яшькә җиткәч, килешми бит бу эш татар хатынына. Сез бит үзегез врач. Беләсез бит аракы аркасында күпме авыру килеп чыкканын, күпме гаиләләр таркалганын. Менә бу хәл дә шушы эчү аркасында килеп чыкты түгелме? Моны Аллаһның сынавы, аның кисәтүе дип санагыз. Әле ярый үлем-җитем булмаган. Әгәр анысы булган булса, картайган көнегезне төрмәдә уздырыр идегезме? Әле шөкер, Аллаһ Тәгалә сезне ташламаган. Сезгә дә Аллаһка таба борылырга вакыт җитмәдеме икән, уйлап карагыз әле» - диде.
Бала хәсрәте иң авыры
Беравык икесе дә тынып калды. Шул вакыт арасында Миңнегөлнең балалары, туганнары аның хәлен белешеп берничә тапкыр шалтыратты. Аның елмаеп, шатланып сөйләшүен ишетеп күпмедер вакыттан соң Филисә басынкы тавыш белән генә: «Сез бит минем хәтле хәсрәт күрмәгәнсездер әле, барыбер, минем кебек интегеп яшәсәгез болай әйтмәс идегез. Әнә ничек елмаеп кына сөйләшәсез», - дип әйтеп куйды. Миңнегөл көлемсерәп кенә: «И апа! Беребез дә буш түгел. Аллаһ Тәгалә сынауны һәрберебезгә күтәрә алган хәтле бирә инде ул. Шөкер, мине дә буш итмәде. Әле сез сөенеп торыгыз, Аллаһ Тәгалә сезне иң зур сынау - бала хәсрәте белән сынамаган. Миңа анысын да күтәрергә туры килде. Карап торган бердәнбер улымны 27 яшендә фаҗигале үлемнән соң җир куенына салдым. Шөкер, аракыга да, бауга да барып ябышмадым. Чөнки улымнан соң «Әни!» - дип өзелеп торучы кызларым, «Дәү әни!» - дип күземә карап торучы оныкларым калды. Әле ике кызымны укытып урнаштырасы бар. Әлхәмдүлилләһ, миңа Аллаһ Тәгалә яшәргә көч бирә, бары иман ныклыгы, намаз, зекер, Коръән уку гына Аллаһның сынавын күтәрергә ярдәм итә. Мин моны сезгә үземне кызгандыру өчен дә, мактанып та әйтүем түгел. Сезгә уйланырга җирлек, гыйбрәт булсын дип кенә сөйләвем», - диде.
Авыр вакытта гына искә төшмәсен
Филисә шул чак кайчандыр әнисенең : «Кызым, сабыр бул, Аллаһ Тәгалә сабырларны ярата. Ачу алдан йөри, ә акыл арттан. Шайтан һәрчак котыртып кына тора. Зинһар, шайтан вәсвәсәсенә бирешмә», - дип әйткәнен искә төшерде. Тукта, ә соңгы тапкыр кайчан Аллаһ Тәгаләне искә төшерде соң әле ул? Кайчан әнисе рухына дога кылырга дип сәдака бирде? Иң авыр чакта гына Аллаһ Тәгаләне искә төшерә түгелме? Аның бит бу тормышта чынлап та таянырлык беркеме калмады. Әнисе күптән вафат. Бер генә якыны, туганы да юк. Улы күптән хатыны сүзеннән чыкмый. Аның янына да акча кирәксә генә килә. Ышанган, яраткан ике иң якын кешеләре: дусты Галя белән Хәким дә аңа хыянәт итте. Кемгә таянырга була соң бу тормышта? Бер Аллаһ Тәгалә генә кала түгелме? Ә үзе Аллаһ кушканнарны үтәдеме соң? И Аллам! Бер дога да белми икән бит ул. Филисә кайчандыр ишеткән «Бисмилләһ, Аллаһ Әкбәр!» - дигән сүзләрне ашыга-ашыга кабатларга тотынды. Күпме кабатлагандыр ул бу сүзләрне, тик күңеленә әкрен генә тынычлык иңә башлаганын тоеп, җиңеләеп китте. Чынлап та, кеме генә калды соң аның ышанырлык, таянырлык? Кичер инде мине, Аллаһ Тәгаләм, кичер. Миңа да туры юлыңны ач. Ташлама мине, Аллам!
Миңнегөл.
l нче бүлек - http://www.yashel-uzan.ru/component/k2/item/10125-tashlama-mine-allam.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев