Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ташлама мине, АЛЛАМ!

Менә-менә кузгалып китәргә тиешле автобуска соңгы кешеләрнең берсе булып килеп керде ул. Килеп керде дип әйтү дөрес тә түгелдер әле. Чөнки автобуска үзе генә утыра алмады.

«Булышыгыз әле, кулым сынган минем!» - дип ишек кырыенда гына утырган егеттән ярдәм итүен сорады. Миңнегөл янындагы буш урынга лапылдап килеп утыргач та, шактый вакыт еш-еш сулыш ала-ала: «Күр әле, чүт соңга калмадым», - дип үз алдына сөйләнде. Тик вакытында кузгалып китәсе автобус нигәдер тоткарлангач, ул: «Мин соңга калам дип такси алдым, монда утыргач та кузгалып китми автобус!» - дип тагын шактый озак вакыт сукранды.

Тышкы кыяфәте буенча хәйран затлы гына киенгән, олыгаеп килүче, интеллигент чырайлы бу хатын кулында кыйммәтле телефоныннан 10-15 минут саен һаман кемгәдер шалтыратты. Тик телефон гына җавап бирергә ашыкмады. 1,5-2 сәгать вакыт үткәндер мөгаен, телефоны «телгә килде». Күрәмсең, җавап бирүче ир кеше иде, чөнки ханым: «Хаким, дорогой, ты жив, я так переживала, я еду к тебе! Пожалуйста, не клади трубку!» - дип кычкырып җибәрде. Аның тавышына урындыкта өченче булып утырып, колагына наушник киеп музыка тыңлап баручы студент егет сискәнеп китте. Тик ханымга җавап бирүченең генә озак сөйләшеп торасы килмәде ахрысы, ханым: «Хаким! Хаким! Отзовись!» - дип кычкырса да файдасыз иде. Ханым ашыга-ашыга яңадан телефонга баскаласа да, җавап булмады. Алай да ханым сөенеп, күзләре очкынланып китте, ул тагын үз алдына: «Исән, исән, Хәким исән!» - дип кабатларга кереште.
Шул вакыт автобус йөртүче: «Каеш­ларыгызны эләктердегезме, ГАИ пос­тына якынлашабыз» - дип игълан итте. Миңнегөл: «Әйдәгез, мин сезгә булышыйм, сезгә кыендыр үзегезгә» - дип татарча эндәшкәч, ханым сөенеп китте. Һәм ул, (моңарчы күңелендәгесен ахрысы кеше белән бүлешә алмый тилмергән) бөтен моң-зарын бер тын белән Миңнегөлгә аударды. Белмим, моң-зармы, гыйбрәтме, сынаумы, имансызлыкмы? Укучылар үзләре хөкем итсен. (Тик гайбәт кенә була күрмәсен берүк!)
«Яратмыйча кияүгә чыктым»
Филисә (исемен шулай дип атыйк), элеккеге автономияле республика башкаласының берсендә врач-терапевт булып эшли. Ул бала вакытында әтисез калып әнисе белән авыр тормышта, фәкыйрьлектә яшәгән. Бик авырлык белән медсестра булырга укып, эшли башлаган чорда хәтта алыштырырга күлмәге дә булмаган.
Артыннан төскә биткә чибәр генә, заманына күрә хәйран гына хәлле Гали исемле егет йөри башлагач, әнисе: «Кызым, ичмасам тамагың туйганчы ипи ашарсың, миңа да булышырсың», - дип үгетләгәч, ярату хисе булмаса да, шул егеткә кияүгә чыккан.
Алар матур гына яшәп киткән. Филисә хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән. Төнге смена вакытында иптәшкә Гали дә эшкә баргалаган. Тик соңга таба ияреп йөрү ялыктыр­ган, һәм ир хатыныннан көнләшә башлаган. Бала тугач, Филисә бер ай ял иткәннән соң яңадан эшкә чыккан. Тик хатыныннан кара көнләшү белән көнләшә башлаган ир соңга таба кул күтәрүдән дә тайчынмаган. Үзенең сөяркәләре барлыгын да хатыннан яшермәгән. Биш ел яратмаган ир белән кыйналып яшәгәннән соң, Филисә әнисе сүзенә дә карамыйча, иреннән аерылып кайткан. Эш урынында әйбәт эшләгәнгә күрәдер инде, баш врач аңа барактан бер бүлмә алып бирергә булышкан. Филисә улын тәүлеклек балалар бакчасына урнаштырып, кичке медицина институтында эшли-эшли укып чыккан. Билгеле, уку белән эшне бергә алып баруы җиңел булмаган. Бәхетенә баракта күрше бүлмәдә яшәүче чуваш кызы Галя баланы балалар бакчасыннан алырга да, ә соңыннан өйдә аңа күз-колак булган.
Соңга таба тормыш җайланган. Филисә участокта врач-терапевт булып эшләгән. Үзенең шәхси тормышын көйләү турындагы уй башына кереп тә карамаган. Ул бу турыда уйларга да курыккан. Аңа бөтен ирләр дә аның беренче ире кебектер тоелган. Бөтен максаты: улын укытып кеше итү һәм яраткан эшендә сәламәтлеге булган хәтле кешеләргә ярдәм итү. Баракның икенче катында зуррак бүлмә алган. Тик, кызганычка каршы бүлмә бүгенге көндә дә уңайлыклар белән түгел икән. Улы институт бетереп укытучы булып эшли башлагач, ул квартираны зурайту хәстәренә керешкән. Тик яңа фатирга үзенә күчү насыйп булмаган икән: улы бер ай эчендә яңа гына вуз бетергән юрист кыз белән танышып, өйләнеп тә куйган. Билгеле, яшь килен барак бүлмәсенә кереп яшәргә теләмәгән. Шулай итеп яшьләр - яңа фатирда, ә Филисә яңадан барак бүлмәсендә яшәп калган.
Яшьрәк вакытта эш урыныннан биргән дача участогында ул менә дигән бакчасын караган. Яңгырлы көндә ышыкланыр өчен бәләкәй генә, такталардан укмаштырган өй дә салдырган булган. Филисә җәйләрен шул бакчада яшелчәсен, җиләк җимешен үстереп, улы гаиләсенә дә булышкан. Тик, ни кызганыч, алар ягыннан гына бернинди ярдәм күрмәгән. Инде лаеклы ялга чыгуына 10 елдан артык вакыт узса да, ул эшен ташламаган. Чөнки улына булышырга кирәк. Анысының әле квартираны зурайтасы, әле машина алыштырасы бар. Инде оныклар да үсеп килә, аларга да булышмый ярамый. Килен генә үзе эшләмәсә дә, малга хирыс икән. Әле хәзер дә Филисәгә: «Кай­чан васыятьнамә язасың инде?» - дип әйтеп теңкәсенә тия икән.
Бакча күршесе Хәким
Моннан 3 ел элек бакча күршесе Хәким, хатынының аңардан туеп өеннән куып чыгаруын, җәйге бакча өендә яшәве турында зарланып сөйләгән. Вак-төяк ремонтлар вакытында Филисә үзе дә гел Хәкимне эшкә чакыра торган булган. Көзен бакчада соңгы уңышларны җыярга баргач, Филисә аны кызганып үзенә яшәргә чакырган. Озакламый алар, Хәким Филисәдән 12 яшькә яшьрәк булса да, ирле-хатынлы булып яши башлаган. Баштан акыллы, сабыр булып күренгән ирнең чын йөзе ачыла төшкән: ул 1-2 атна буе баш бәреп эчә икән. Айныгач үзенең кулы алтын тагын, Филисәнең бакча өен дә курчак өе кебек иткән. Шул бәләкәй өйгә терәп веранда да төзеп куйган. Икенче елны бакчаның койма-киртәләрен дә алыштырган.
Хәким үзенең сүзенә караганда ташлама буенча пенсиягә чыккан. Тик, пенсиясе күчә торган банк картасы гына элеккеге хатынында калган икән. Филисә үзе эшләгәч, аңардан акча сорауны түбәнчелек итеп санаган.
Иң якын дус
Ә Галяга килгәндә.... Ул да ялгыз калмаган, олыгаеп булса да хәрби кешегә кияүгә чыгып башта Украинада яшәгән. Ире үлеп киткәч, фатирын алыштырып, туган шәһәренә кайткан. Филисәнең бертуганнары булмагач, гомер буе ул Галяны сеңлесе итеп күреп, аралашып яшәгән. Үзенең баласы да булмагач, Галя Филисәнең улын Арысланны да якын күргән. Филисә белән Галя ахирәт дуслар булып, бер-берсен ташламаска сүз бирешеп, елга берничә тапкыр әле берсендә, әле икенчесендә кунак булып, очрашып, аралашып яшәгән.
Хәким белән яши башлагач та, Галя аларга берничә тапкыр кунакка килгән. Җай булган саен Филисә дус­тына Хәкимне мактап, аның эшләгән эшләрен күрсәтә торган булган. Узган ел җәен Филисә ире белән дусты янында кунакта булганда Галя: «Әгәр мин алдан үлсәм фатирны сезгә васыять итеп калдырам», - дигән. Филисә әле шул вакытта ук Хәкимнең күзләре очкынланганын, сөенеп китүен искә төшерде. Чөнки, Хәким хатыны белән законлы аерылышса да, Филисә генә аның белән арасын рәсмиләштерергә ашыкмаган. Филисәнең улы Арыслан баштан ук Хәкимне яратмаган. Инде әнисе: «Син килмисең, булышмыйсың, миңа да ярдәмче, терәк кирәк бит. Мин бит болай да сине чит ирдән кактырасым килмичә гомеремне ялгыз үткәрдем. Мин дә хатын-кыз бит, олыгайган көнемдә иптәш булыр ичмасам!» - дигәч: «Яшә инде бер алкаш белән үзеңә ошагач, кара аны, пропис­кага кертәсе булма!» - дип ачуланган булган. Соңгы араларда Хәким: «Әйдә язылышыйк, мин синнән яшь, син үлсәң, мин урамда каламмы инде?» - дигән сүзләрне еш кузгата башлаган.
Быел Яңа ел бәйрәменә Галя дусларын үзенә чакырган. 31 декабрь көнне Филисә поликлиникада дежурда булган. Шуңа күрә алар юлга төнгә каршы чыгып, Яңа елны поездда каршы алган. Юл шактый ерак, баштан автобус­та 4 сәгатькә якын, аннан поездда 10 сәгать барасы. Алар кунакка килгәнне Галя табын корып каршы алган. Табын янына утыргач, бәйрәмне билгеләп үткәннәр. Әллә юл алҗытканга, әллә эчкән шәраб тәэ­сиреннәнме шунда, Филисәне йокы баскан. Ул утырган диванына «әз генә черем итим әле» дип башын төртүгә, йоклап та киткән. Ә аннан соң булган хәлләр ниндидер куркыныч, буталчык төштә сыман гына булган:
Хыянәт
Филисә ниндидер тыенкы көлү тавышына уянып китте. Баштан йокы аралаш берни дә аңламый торды. Галяның: «Хаким, дорогой, какой ты сильный, какой ты славный мужчина!» - дигәне Филисәне тулысынча айнытып җибәрде. Ул инстинктив рәвештә үзенә ниндидер куркыныч янаганын аңлап, үзен кыерсытылган, рәнҗетелгән итеп тоеп, үзен якларга тиеш итеп кулы белән диван янында торган тумбочка өстендә торган вазаны капшап табып алды да, сикереп торды. Диваннан ике генә адымда идәндә Галя белән Хәким кочышып яталар. Ачу, нәфрәт белән аңы томаланган Филисә: «Предательство не прощу!» - дип Галя өстендә яткан Хәкимнең башына ваза белән сукты. Тик нигәдер Хәким түгел, ә Галя кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде. Филисә Галяның кычкыруына да игътибар итмичә: «Предатели! Сволочи! За что вы со мной так?» - дип буылып елый-елый тиз генә тунын, аяк киемен эләктерде дә, урамга чыгып йөгерде.
Күпме йөгергәндер, хәтерләми, тик, этен урамга йөртергә алып чык­кан олы яшьтәге хатын: «Женщина, что с вами, вам не холодно?» - дип әйткән тавышка гына айнып китте. Чынлап та, ул ашыгып чыгып киткәндә башына шарф та алмаган, кулында бияләе дә юк, сумкасы да Галя фатирында калган икән бит. Филисә бу ханымга нидер мыгырдап, Галя фатиры урнашкан йортка таба кире борылды. Подъезд төбенә җиткәч, башта ишектән керә алмый торды. Кайсы уйлап чыгаргандыр бу подъездга кодлы бикләр дип эчтән генә сукранып та алды. Ярый әле, аның бәхетенә бераздан подъезд ишеге ачылды. Ишектән каядыр бәйрәм иткән ярым исерек хатын белән бер бала килеп чыктылар. Инде тулысынча айнып беткән Филисә тизрәк ачык ишектән эчкә томырылды. Аска, беренче этажга ук Галяның ыңгырашкан тавышы ишетелә иде. Филисә басмалардан йөгерә-атлый тизрәк икенче катка күтерелде. Галя яшәгән фатир ишеге биктә түгел иде. Фатирда куркыныч картина: Галяның ярты башы кан гына, аның янында башыннан кан агып битенә ябышып каткан Хәким бөтерелә. Филисә 40 елдан артык врач булып эшләп төрлесен күргән, югалып калмады. Хәкимне кырыйга этеп, Галяны карарга кереште. Хәкимнең башына юнәлгән ваза Галяның авызын җимергән булып чыкты.
Миңнегөл.
(Ахыры бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X