Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тарихы бай, киләчәге тагын да ышанычлы

Сөт эшкәртү комбинаты шаулатып-гөрләтеп 60 еллыгын билгеләде.

«Сөт елгасы» аңлатмасы  муллык булып кабул ителә. Файдалы ашамлык без туганнан алып озак еллар буе көндәлек менюга кертелә. Вакытны  елга белән чагыштыралар. Гомернең ак елгасы – бу шәһәрне генә түгел республиканы сөт һәм сөт ашамлыклары белән тәэмин итүче Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының үсеш тарихы. Көн саен монда  Татарстанда җитештерелә торган сөтнең 20 проценты чыгарыла.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатына – 60. Әлеге зур вакыйга уңаеннан Горький исемендәге мәдәният сараенда бәйрәм чарасы булып, ул  чираттагы тарихи навигацияне ачты һәм юбилей әләмнәре астында сөт елгасы буйлап символик сәяхәткә чыкты. Шуңа күрә бу бәйрәмдә ишек төбеннән  алып сәхнәгә кадәр ак төсләргә бизәлеш, чыгышларда флот терминологиясе куллану урынлы булды. 
Комбинат 1957 елда нигезләнеп, ул вакытта анда нибары 30 кеше эшләгән һәм тәүлегенә 40 тонна сөт эшкәрткәннәр. Баштан ук предприятие социаль-икътисади үсешкә, продукциянең сыйфатын арттыруга, ассортиментны киңәйтүгә һәм хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга курс алган. 59нчы, 61нче, 65нче, 76нчы, 82нче еллардагы вакыйгалар, 90нчыдагы үзгәртеп корулар, барысы да тарихка кереп калган... 
Бүгенге көндә  Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты – меңләгән белгеч эшләгән  өлкә лидеры. Монда производство даими модернизацияләнеп тора, яңа заманча технологияләр кулланыла. Монда инде ул агрегатлар һәм транспорт, пастеризаторлар һәм сепараторлар, продукция, упаковка һәм кулланучылар!  Бөтен технологик процесс автоматлаштырылган, кул хезмәте – юк дәрәҗәсендә. Көн саен 21 агрофирма-партнердан предприятиегә 400 тонна югары сыйфатлы сөт китерелә. Сөт лаборатория­ләрдә тикшерелгәннән соң гына эшкәртелә. 

– Коллективның потенциалы зур, шуңа күрә көненә 400 тонна чимал сезнең өчен чик түгел. Сөт республикадан чыгып китмәсен өчен эшкәртү күләмен 1000гә җиткерергә кирәк! – диде коллективны юбилей белән котлап, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов.
1998 елда заводта балалар туклануы линиясен эшләтеп җибәрәләр. Бу  производство аеруча җитди контрольдә тора. Республиканың дүрт агрофирмасының гына балалар туклануы өчен чимал белән тәэмин итүгә сертификаты бар, шуларның өчесе – ЗМК партнеры. Бүген комбинат – Идел буе регионында балалар сөт ашамлыгы  җитештерү лидеры һәм Татарстанның барлык район үзәк дәваханәләренең шушы продукция белән эксклюзив тәэмин итүчесе. Көн саен «Бәләкәч» программасы кысасында 41 мең сабый  файдалы эремчек, кефир һәм сөт куллана ала. Балалар туклануы цехының куәте соңгы елларда дүрт тапкыр арттырылган.
– Сез кулланучылар ышанычын аклаган сыйфатлы табигый продукция җитештерүгә юнәлеш алдыгыз. Ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, – диде «Ак Барс» Холдинг компаниясе» АҖнең генераль директоры Иван Егоров.
Бу уңышларның барсы да предприятие коллективының горурлыгы булып тора. Шуңа күрә юбилей бәйрәмендә һәр сигезенче хезмәткәргә өлкә һәм дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алар арасында – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, «Ак Барс» Холдинг компаниясенең, муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары бар.
– Мин производствоның нигезен салган ветераннарга  бик рәхмәтле, алга таба бергә барасы яшьләрнең инициативасына һәм энергиясенә ышанам, киләчәккә оптимизм белән карыйм. Алдагы юбилейда безгә сөйләрлек уңышлар әле тагын булыр, – дигән сүзләр белән котлауларын җиткерде ЗМКның генераль директоры Артур Егоров.  

Марат Хәялетдинов фотосы.

 

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: