Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Талпансыз ял итегез

Язгы һәм җәйге җылы көннәрнең бер генә тискәре ягы бар - ул да булса синең өстеңә кунып тешләргә генә торучы бөҗәкләр. Алар арасында иң хәшәрәте талпандыр, мөгаен.

Кая да булса табигать кочагына чыккан булсаң, шуны ябыштырып кайтачагыңны көт тә тор. Ялыгыз шундый күңелсезлекләр белән ямен җуймасын өчен, берничә киңәш тәкъдим итәбез. Сезгә бары тик кием чистарта торган валик һәм эфир мае кирәк булачак. Валикка бик аз күләмдә (киемдә таплар калмаслык) тигез итеп эфир мае сөртегез һәм паркка йөрергә чык­канда, йә булмаса табигатьтә ял иткәндә киясе киемегез өстеннән шул валик белән үтегез. Тик монда теләсә кайсы эфир мае бармый. Менә алар, талпаннарга каршы иң нәтиҗәлеләре:
1. Эвкалипт мае - аның үзен генә дә һәм барлык төрле бөҗәкләрне куркыту өчен, лимонник мае белән кулланыр­га мөмкин.
2. Лимон мае - әлеге май талпан, борча һәм бетләргә каршы кулланыла.
3. Бөтнек мае - бу эфир мае бөҗәкләр өчен агулы һәм аларны табигый куркыту үзлегенә ия.
4. Ала миләүшә (лаванда) мае - иң кызыгы шунда, әлеге үсемлек исен кешеләр ярата, ә талпан - киресенчә, күрә алмый. Шулай ук аны чебен-черкинең дә «җене сөйми».
5. Кытай лимоннигы мае - аңарда цитрус исе һәм ул талпан белән беттән табигый саклагыч булып тора.
Талпаннарга каршы мондый ысулның тагын бер уңай ягы - ул шулай ук черки һәм чебеннәрне дә сездән ерак тотачак. Эфир маен валик белән киемгә сөртү сезнең өчен дә, тирә юньдәгеләр өчен дә зыянсыз, бары тик сизелер-сизелмәс хуш ис киләчәк. Шулай ук, кайбер кешеләр эфир маен су белән кушып тәнгә сиптерә. Тик эссе көндә болай итү тәннең кызаруына китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев