Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Талпаннар уяна, сак булыйк!

Язның соңгы аена да кердек. Бу чорда табигать тә уяна, кешеләр дә. Күбесе табигатькә чыга, ял итә.

Язын талпаннар да бик нык активлаша башлый. Татарстан Республикасында талпан сезоны 23 апрельдән башланган инде.

Республикада 26 район талпан вирусы энцефалиты буенча куркыныч булып исәпләнә. Күршебез - Марий Эл республикасында 11 административ территория куркыныч зонага кертелә.
- 2015 елның 20 апреленнән Яшел Үзән дәвалау учреждениеләренә талпан тешләп 3 кеше мөрәҗәгать итте, - дип сөйли бу уңайдан ТР Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән бүлеге белгече И.Фадеева. - Бу чорда талпан кадалудан нык сакланырга кирәк. Урманнарда йөргәндә баш киеменнән булырга, ябык өс киеменә өстенлек бирергә кирәк. Үләнгә утырмаска, төрле репеллентлар кулланырга кирәк. Даими рәвештә тәнне тикшереп тору зарур. Бу чорда шулай ук урман-парк зоналарына, ял итү урыннарына дератизация ясау урынлы булыр. Шулай да, сакланып та талпан кадалса, аны тизрәк алдыру өчен медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү кирәк. Андый мөмкинлек булмаса, талпанны сак кына пинцет яисә җеп белән тартып чыгарырга була. Талпан кадалган урынны йод яисә спирт белән ышкырга. Талпанның үзен яндырырга. Аны бервакытта да кул белән сыта күрмәгез, чөнки талпан вирусы кеше организмына үтеп керергә мөмкин. Талпан кадалганнан соң 21 көн эчендә тән температурасы күтәрелсә, баш авыртса, баш әйләнсә, косасы килсә, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.
И.Фадеева сүзләренә караганда, тәнгә кадалган талпанны тартып чыгаргач тере килеш Казан шәһәренең Сеченов урамындагы 13а йортына урнашкан санэпидемстанциягә алып барырга һәм аны энцефалитка тикшертергә дә була. Хезмәт түләүле. Белешмә өчен телефоны: 8(843) 221-90-89.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев