Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын мәктәп, тагын укучылар

«Ветераннар күңелләре белән картаймый», - дип җырлыйлар бит, нәкъ шулай. Гомер буе актив тормыш алып баручыларны лаеклы ялга чыккач та оекбаш бәйләп өйдә утыртам димә. Алар бүген мәктәптә тәрбия сәгатьләрендә ялкынлы яшьлеге турында хатирәләре белән уртаклашса, икенче көнне завод цехларында чыгыш ясый. Яшел Үзән ветераннар советының ветеран-педагоглар төркеменә берләшүчеләр нәкъ...


«Ветераннар күңелләре белән картаймый», - дип җырлыйлар бит, нәкъ шулай. Гомер буе актив тормыш алып баручыларны лаеклы ялга чыккач та оекбаш бәйләп өйдә утыртам димә. Алар бүген мәктәптә тәрбия сәгатьләрендә ялкынлы яшьлеге турында хатирәләре белән уртаклашса, икенче көнне завод цехларында чыгыш ясый. Яшел Үзән ветераннар советының ветеран-педагоглар төркеменә берләшүчеләр нәкъ шундыйлардан.
Бөтен гомерен балаларга багышлаган педагогларның Яшел Үзәннең 3нче гимназиясендә бик күп мәртәбәләр ачык дәресләрдә, төрле семинарларда катнашканы булгандыр. Әмма гимназиянең соңгы елларда оештырылган музейларында булганнары юк икән әле.
Мәшһүр татарлар музее безнең төбәктә иң кызыклы һәм уңышлы эшләүче музейларның берсе минемчә. Дөньякүләм танылган татарлар күп ул. Ә безгә музей танылган якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерүче буларак кадерле. Биредә якташларыбыз Лондонда яшәп иҗат итүче, Королева балеты солисты Ирек Мөхәммәдов, язучылар Азат Вергазов, Афзал Шамов, Юныс Сафиуллин, Фаил Шәфигуллин һәм башкалар турында материаллар табарга була. Музей мөдире Флера Галиуллина һәр экспонат турында сәгатьләр буе сөйли ала торган үзенчәлекле шәхес.
Ә инде гимназия тарихы музее аларны укучыларым дип янып-көеп эшләгән вакытларына, яшьлек елларына алып кайтты. Биредә аларның хезмәттәшләре турында бик күп мәгълүмат тупланган. Ветераннар советы активисты Александра Царева да гомерен шушы гимназиягә багышлап үткәргән дисәң дә ялгыш булмас. Ул бирегә япь-яшь көе, 1967 елда килгән һәм, хакимияттә эшләгән берничә елны исәпкә алмаганда, гомере буе шушында укыткан. Шуңа күрә Александра Ивановна гимназия тормышын яхшы белә. Яшерен-батырын түгел, шәһәр һәм районыбыз җитәкчеләре, мәгариф учреждениеләрендә эшләүче танылган шәхесләр арасында әлеге гимназияне тәмамлаучылар бихисап. Шушы затлар турында мәгълүмат туплап, аларның Ватаныбыз өчен куйган хезмәте турында үсеп килүче буынга җиткерү патриотлар тәрбияләүдә мөһим юнәлеш.
Ветераннар, 3нче гимназиядә музей эшчәнлегенә зур бәя биреп, шушы эш юнәлешенең балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге әйтеп бетергесез зур өлешен ассызыклады.
Яңадан мәктәпкә кайтып, тагын класска кереп, һәркайсының: «Исәнмесез, укучылар!» дип әйтәсе килсә дә, түзә ветераннар... Мәктәпне сагыну хисен, йөрәк ярсуын басар өчен, шундый очрашуларга теләп йөриләр.


Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев