Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табиблар безгә ни өчен килми?

Табиб булу өчен нишләргә кирәк? Урта белем бирү учреждениесендә химия белән биологияне бик яхшы билгеләргә укып, БДИ сынауларында югары балл җыярга, югары уку йортына кергәндә акылдан яздырырдай сайлап алу турын узарга, аннары 5-6 ел баш күтәрми белем гранитын кимерергә.

Әле бу гына түгел: интернатура (бер ел тирәсе), ординатура (педиатрия буенча 3 елга якын) һәм ниһаять син - яңа пешеп чыккан табиб.

Медицина университеты ел саен врачлар әзерләп чыгара. Ә нигәдер безнең районда аларга дефицит елдан-ел арта бара... Александр Тыгин һәм районыбызның баш табибы Илгиз Һидиятовның Васильево бистәсе хастаханәсендәге эшлекле визиты вакытында нәкъ менә әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу булды.

- Агымдагы елда без 37 табибны эшкә алдык, 22 кеше (күбесе лаеклы ялда иде) китте. Казан медицина университеты студентлары арасыннан кадрлар туплау өстендә даими эш алып барабыз, - дип җавап бирде Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов, башлыгыбызның «нигә Яшел Үзән сәламәтлек саклау оешмасында вакансияләр саны шулай күп?» дигән соравына. - Быелгысы елда чыгарылыш студентларының бер өлеше генә ординатурага эләгә, ә калганнарын без гомуми дәвалау челтәренә - участок педиатрлары яки терапевтлар буларак көтәбез. Шуңа күрә, агымдагы ел ахырында барлык беренчел вакансияләрнең ябылуына өмет бар.
- Нигә сез, укуларын тәмамлаучылар нәкъ менә сезгә эшкә килер дип уйлыйсыз? Нигә дип әле алар Казанны, йә булмаса башка районны сайламасын икән? Бездә аларны кызыксындыру ысуллары нинди? - дип сорауларын яудыр ды Александр Тыгин.
- Беренчедән, безнең шәһәр башкалага якын урнашкан. Казан үзе шул кадәр медикны эш белән тәэмин итә алмый. Бездәге яхшы техник-материал база - шулай ук плюс. Хәзерге вакытта университет белән килешү буенча Яшел Үзән сәламәтлек саклау оешмаларында 7 интерн эшли. Без аларны профилакториягә урнаштырдык. Әгәр дә бездә эшләп калырга уйласалар, арендаланган фатирларда яшәячәкләр һәм торак өчен түләүнең биш меңен өч ел дәвамында без компенсациялибез. Монда бер шарт бар: яшь табиблар социаль торак алу өчен чиратка басарга тиеш һәм өч елдан соң алар инде үз фатирларына күченә алачак.
Васильево район хастаханәсенә ничә елларга беренче тапкыр 16 мөрәҗәгать булган. Биредә төп мәсьәлә - балалар стоматологының булмавы.
- Мондый проблема чынлап та бар, - дип аңлатты Васильево район хастаханәсенең баш табибы Рәис Фәсәхов. - Безнең бистәдә балалар бик күп һәм ата-аналар аларны Яшел Үзәнгә йөртергә мәҗбүр. Шуңа күрә, бер балалар теш табибы һәм бер педиатр вакансиясе бездә ачык. «Земский доктор» (бер миллион сум) федераль программасы әлеге мәсьәләне тиз арада чишәргә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Васильево хастаханәсенең агымдагы елда төзекләндереләчәге турындагы хәбәр биредә яшәүчеләр өчен иң күңеллеседер, мөгаен. Үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге бу эшләрне җәй ахырына төгәлләргә вәгъдә итә. Бирегә ремонт чынлап та таләп ителә (фотолар yashel-uzаn.ru сайтында), шул исәптән, түбәсе һәр ел су үткәрүче ашханәгә дә.
P.S.: «Күңелемдәгесен әйтәм» руб рикасында 3нче поликлиникадагы чиратлар турында язган идек. Район башлыгына әлеге мәсьәлә турында яңадан искәрттек. «Көнен билгеләгез - сезнең белән иртәнге 7дә дә чыгарга әзермен», дигән җавап алдык. Киләсе саннарның берсендә бу темага материал көтегез, кадерле укучыларыбыз.

Илсөя Завилейская

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев