Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сүзебез белән дә, эшебез белән дә раслыйк – без лаеклы яшәргә хаклы

Бүген район авыл җирлекләрендә үзсалым кертү буенча референдум.

Бүген Яшел Үзән районында гражданнарның  үзсалымы  буенча  референдумы  үткәрелә.
Авыл җирлекләрендә кайчан ничә сум үзсалым җыярга тиешлеге билгеләнде,   бу   акчалар авыл җирлеге территориясендә ни өчен  тотылачагы турындагы мәсьәләләр хәл ителде.  Һәм менә шуларның барысын да   референдумда раслыйлар да.
Бистә һәм авыл җирлекләрендә  торак пунктларны төзекләндерү өчен ничәшәр сум акча җыярга  әзерләр соң?
Лидер Акъегет һәм Күгеш авыл җирлекләре. Быел алар кеше башына 500 сум җыярга ниятли. Узган елда башкарылган эшләрне күреп, халыкның күңеле үсә. Җирле референдумда катнашкан Акъегет һәм Күгеш авыл җирлегендә яшәүчеләр үз торак пунктларында булган проблемаларга ваемсыз булмавын һәм аларны хәл итүдә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә теләүләрен исбатлады. Быел да  җыелган суммалар бары тик кирәкле эшләргә генә тотылыр, дип ышанабыз, ди алар.

Ә калган җирлекләрдә суммалар түбәндәгечә:
Мулла Иле авыл җирлегендә – 400 сум;
Мамадыш-Әкил авыл җирлегендә – 350 сум;
Олы Ачасыр, Олы Шырдан, Олы Яке, Түбән Урысбага  авыл җирлекләрендә – 300 сум;
Раифа, Октябрьский, Рус Әҗәле, Күгәй авыл җирлекләрендә – 250 сум;
Әйшә, Бишнә, Олы Карагуҗа, Новопольский, Осиново, Өтәшкә, Норлат авыл җирлекләрендә – 200 сум;
Карамалы Тау бистәсендә – 150 сум;
Васильево  бистәсендә, Зур Ключи һәм Зөя авылында – 100 сум. 

Васильево бистәсендә 11 тавыш бирү пунктлары эшли. Халык гомумән алганда өйлә намазыннан соң күбрәк килә башлады. 
- Ничек инде үз авылыңның тормышына киләчәгенә битараф каласың? Без, балаларыбыз,оныкларыбыз гомер буе монда яшисебез бар. Һәм шунсы да бар минем һәр биргән акчама хөкүмәт өстәп тагын 4 сум бирә бит. 100 сумнан җыябыз бит - бер дә күп түгел ул, - дип сөйли Васильево бистәсендә яшәүче Мәдинә апа.

Бүген авылыбызның киләчәген сайлый торган көн - районда референдумнар бара. Олы Ачасырда 2018 елда үзсалым акчасын 300 сум итеп билгеләгәннәр. Бүген исә авыл халкы мәдәният йортына референдумга үз тавышын бирергә килә. Авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин:
- Халык бик актив, теләп киләләр. Битараф булмаулары шатландыра.

 

Быелгы лидер 3 авылны берләштергән (Акъегет, Бакырчы, Сүнчәләй) Акъегет җирлегендә хәзерге минутта 55% тавышлар җыелды. Сүнчәләй авылында процент саны 75кә җитте. Акъегет авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә:

- Быел без референдумда җыйган акчаларны юлларны төзекләндерүгә, яңа юл салуга тотабыз. Халык бик теләп килә, төп өлеше иртәнге 10га кадәр килеп китте.


Шулай ук референдум көнендә  Әйшә һәм Осиново авыл  җирлекләрендә җирле үзидарә органнарының вәкаләтле  органнарына өстәмә сайлаулар була.
Референдумга һәм сайлауларга әзерлек  календарь планга ярашлы  алып барыла, шулай ук рәсми сайтка да урнаштырылган.   
Белүебезчә, үзара салым акчасына авылларда урамнар яктыртыла, суүткәргечләрне яңарту, зират тирәләрен тотып алу, буаларны чистарту, күперләр һәм юлларны ремонтлау кебек кичектергесез эшләр башкарыла. Үзара салым буенча референдумны көздән үк үткәрү күп кенә социаль мәсьәләләрне вакытында һәм уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Референдум

2
X