Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сыйфат проблема булып кала бирә

Ел саен ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесен күп илләрдә Сыйфат көне буларак билгелиләр. Төп максаты – продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатына, сыйфат проблемасына игътибарны арттыру.

Сыйфат проблемасы – әйдәп баручы илләр икътисадында өстенлекле мәсьәләләрнең берсе.  Заман шартларында сыйфат теләсә кайсы предприятие  эшчәнлеге уңышына ачкыч була ала. Сыйфат аңлатмасы цивилизация белән тәңгәл килә. Болар: тирәлекне саклау, физик сәламәтлек, кешенең психологик комфорты.
Хәзерге вакытта россиялеләр түбән сорттагы  товарлар кулланучысы булырга теләми. Сорау дәрәҗәсе арта бара. Үзебезнең илдә җитештерелгән  товарлар һәм хезмәтләр  күптән инде чит илнекеләр белән конкуренциягә керә ала. Конкуренция җитештерүчеләрне сыйфат турында уйларга мәҗбүр итә.
9 ноябрь – Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, Татарстан Респуб­ликасы алкоголь инспекциясенең Яшел Үзәндәге территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге  төрле чаралар уздырырга җыена.  Алар 7 ноябрьдә башланып китәчәк.
Әйтик, 7 һәм 9 ноябрьләрдә И.Заикин һәм К.Маркс урамнарындагы икмәк кибетләрендә 16дан алып 18сәгатькә кадәр Яшел Үзәндә җитештерелә торган икмәк-булка әйберләренә дегустация ясала.  9 ноябрьдә базарда 10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр икмәк-булка һәм кондитер әйберләренә дегустация ясалып, консультацияләр дә биреләчәк. 8 ноябрьдә Роспотребнадзор белгечләре кулланучылар белән очрашулар үткәрүне күздә тота. 7 ноябрьдә ТР Алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында 8дән 9 сәгатькә кадәр «Кайнар линия» эшли. (И.Засорин урамы, 9нчы йорт, телефоны:
4-58-78).

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: