Төп дәүләт имтиханнары мөмкин кадәр БДИга якынлаштырылган, ди белгечләр. Исегезгә төшерәбез, уку планын тулысынча үтәгән, акдемик бурычлары калмаган 9 сыйныфны тәмамлаучы барлык укучылар да Төп дәүләт имтиханын төп этапта - 27 майдан - 18 июньгә кадәр вакыт аралыгында тапшыра. 3 июньдә рус теленнән мәҗбүри имтихан билгеләнгән. Ә 29 майда һәм 5 июньдә укучыларга үзләре сайлап алган фәннәр буенча имтихан тотарга туры килә.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев