Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Суда бату эпидемиягә әйләнеп бара бугай

Коенырга ярамый, әмма батып үлүчеләр саны коточкыч дәрәҗәдә арта. Моңа чик куярга кирәк.

Урамда чын җәй. Көннәр эссе торганда күпләр елга-күл буйларына тартыла. Июльнең уртасына җитсәк тә, бу чорны инде «Питрау җитте – җәй бетте», дип тә йөртәләр, әмма рәсми төстә коену сезоны ачылмады әле.

Әйе, коенырга ярамый, ләкин кешеләр барлык чикләүләргә дә карамастан, һава шартлары эссе булганда, пляжларга йөрүләрен дәвам итә. Әлбәттә, өлкәннәр дә, балалар да су керә. Һәм монда бернинди дә башка сыймаслык хәл юк кебек. Әнә бит Роспотребнадзор да, коену вакытында коронавирус авыруын йоктыру мөмкин түгел – вирус суда һәлак була, дип ачыклык кертә.

«Ачык сулыклар яңа таҗ инфекциясен тапшыру чыганагы булып санала алмый, чөнки су кояш нурлары тәэсиренә дучар ителә һәм бу вирус өчен үтергеч. Кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган COVID-19 су аша тарала ала дигән раслаулар бүгенге көндә юк», – диелә ведомство матбугат хезмәте хәбәрендә.

Роспотребнадзор искә төшергәнчә, суда башка инфекцияләр: церкариоз, лямблиоз, лептоспироз һәм ротавирус, шулай ук, гепатит, дизентерия, холера, сальмонеллез һәм, хәтта, корсак тифы эләктерергә мөмкин. Әмма медальнең икенче ягы да булган кебек, бүгенге вәзгыятьне дә онытырга кирәк түгел.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Рос потребнадзор карары буенча барлык пляжлар да ябык. Пляж сезонын ачу коронавирустан саклануга юнәлдерелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына көтелә. Һәм бу этапка килеп җиткәнче, җәй белән хушлашуыбыз да бик мөмкин. Аның каравы, суда батып үлүчеләр саны да, узган ел белән чагыштырганда, күпкә артык. Чыдап булмаслык эссе көннәрдә халык кая туры килсә, шунда коена. Пляжлар рәсми төстә ачылмагач, су буенда коткаручылар да эшләми.

Быел коену чоры башлану белән безнең район территориясендә генә дә суларда 4 кеше батып үлде. Соңгы фаҗига Васильево бистәсендә, Чайка утравы тирәсендә була. Казаннан килгән 1976 елгы ир-атның гәүдәсен водолазлар табып ала. Республикада үлүчеләр саны 24кә җиткән. Ситуация һава температурасының кис кен күтәрелүе сәбәпле катлаулана.
Яшел Үзән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр буенча комис сия сенең 8 июльдәге 30нчы карары белән, район терри ториясендә сулыкларда кешеләр үлемен булдырмау максатыннан, су объектларында чыгарга мөмкин булган гадәттән тыш хәл «кызыл» дәрәҗә белән билгеләнгән.
Әлеге карар буенча кисә түләргә юнәлтелгән профилактик эшләр көчәйтелә.

Төп көч ГИМС, полиция, башкарма комитетның җәмәгать куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре катнашында профилактик рейдлар уздыруга юнәлтелә. Алар кисәтүләр, тыю һәм аңлату чараларыннан тыш, ял итүчеләргә белешмәлекләр дә тарата.
Су коену тыелганлыкны аңлаткан аншлаглар куелган урыннарда суга керүчеләргә штрафлар салыначак. Бер кешегә ул 1000 сумнан алып 1500 сумга кадәр булырга мөмкин.

Әйе, суда бату эпидемиягә әйләнеп бара бугай, коронавирустан республикада барлыгы 23 кеше үлсә, июль аенда гына суда гомерләре өзелүчеләр – 24! Бигрәк тә, балалар кызганыч. Зинһар өчен, аларны караучысыз калдырмагыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев