Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Су белән катнаштырылган балның файдалы сыйфатлары

Баллы су - һәркем куллана алырлык, чын мәгънәсендә шаккатыргыч нәрсә. Баллы суның организмга уңай тәэсире бәяләп бетергесез.

  • Кайнатылмаган суда бер чәй кашыгы балны болгатырга. Кан плазмасы составы белән тәңгәл килерлек 30 процентлы бал катнашмасы килеп чыга. Бал кайнатылмаган суда кластер бәйләнешен формалаштыра (ягъни аны структуралаштыра). Бу аның дәвалау сыйфатларын арттыра. Баллы су организм тарафыннан тиз һәм тулысынча үзләштерелә.
  • Ашкайнату нормальләшә. Ашказаны-эчәклек трактының барлык звеноларының да эшчәнлеген яхшырта.
  • Иммунитет арта. Хроник томау, бронхит уза, үпкәләрдәге лайла сыеклана һәм чыга (табигый юл белән - эчәклек аша).
  • Паразитларга каршы чара булып тора.
  • Эчәклектәге күптәнге калдыклар эшкәртелә, эри. Эчәклеккә санация ясала. Тизәк ташлары локальләшкән урын - бил тирәсе. Шуңа күрә, баллы су эчә башлагач, беренче вакытта бил әйләнәсенең артуы күзәтелергә мөмкин. Моңардан курыкмаска кирәк. Аңлатмасы бик гади: тупланган тизәк ташлары җеби, күперә һәм йомшарып организмнан чыга.
  • Организм күзәнәкләр дәрәҗәсенә кадәр чистара.
  • актерияләргә, вирусларга каршы тору арта.
  • Юан эчәкнең эшчәнлеге нормальләшә.
  • Профилактик чара буларак, баллы суны иртән ач карынга эчәргә кирәк. Бер стакан бал суын бер сулышта эчеп бетерергә кирәк. Бу бик мөһим. Ашказаны сфинкеры (ризыкның икенче органга күчү клапаны) шунда ук ачыла, сыеклык эчәклеккә эләгә һәм шуннан соң канга сеңә.
  • Баллы су белән битне дә сөртергә була. Ул тирене тукландыра, йомшарта. Ул берьюлы иң борынгы да, иң заманча да табигый косметика булып тора.
Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X