Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Спутник V" вакцинасы белән коронавирустан 2,4 мең татарстанлыга прививка ясадылар

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында республика халкын яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү турында уйларга чакырдылар.

Татарстанда «Спутник V» вакцинасының беренче фазасын республикада яшәүче 2,4 мең кеше ясаткан. Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

"Хәзерге вакытка без 2420 кешене җәлеп иттек. Без хәзер, һичшиксез, эш көннәре башлануга бәйле рәвештә темплар үсәчәк, дип саныйбыз", - дип билгеләде спикер.


Министр урынбасары республика халкын яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациягә чакырды. Моның өчен үз поликлиникаңа яки вакцинация үзәгенә шалтыратырга кирәк, анда инструкцияләр бирәчәкләр.

Барлыгы республикага 6,9 мең доза вакцина килгән.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, вакцинаның беренче компонентын коронавируска каршы Казанның 1 053 кешесенә ясаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2119

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев