СПОРТ // Казан бозында чираттагы матч
Бүген, 7 декабрьдә, КХЛның даими чемпионаты кысаларында "Ак Барс" хоккейчылары чираттагы матчын үткәрә. "Татнефть-арена" боз сараенда казанлылар Түбән Новгородның "Торпедо" командасын кабул итә.
Әлеге матчны КХЛ арбитрлары - Вячеслав Буланов, Сергей Кулаков, Дмитрий Головлев һәм Роман Шиханов хөкем итәчәк. Ил чемпионатында әлеге ике команданың үзара 68 тапкыр очрашканы булган: 42 уенда - "Ак Барс", 19ында "Торпедо" командасы җиңү яулаган, ә 7 матчта җиңүче ачыкланмаган.
Бүгенге матч 19:00 сәгатьтә башлана.
Чыганак - интертат.ру.
Фото: ak-bars.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев