Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сорау-җавап

- Мине бергә яшәүче ир (сожитель) кыйнады. Ә полициядә гаризамны кабул итүдән баш тарттылар. Аларның бу гамәле нигезлеме һәм мондый очракта кая мөрәҗәгать итәргә?

- РФ Җинаятьләр кодексының (ҖК) 116нчы маддәсе нигезендә, кешегә карата явыз ният белән, соңыннан сәламәтлеккә һәм хезмәт итү сәләтенә җитди зыян салмаслык, җиңел тән җәрәхәтләре буларак квалификацияләнерлек физик авырту ясап көч куллану - кыйнау була. Берничә тапкыр сугу яки көч куллану гамәлләре, шулай ук, кыйнау буларак кабул ителә. Шулай итеп, бер тапкыр сугу, чалтыратып җибәрү яки белә торып эшләнгән башка төрле авырту тудыручы гамәлләр - кыйнауга керми.
2016 елның 19 декабрендә РФ ҖКның 116 маддәсенә төзәтүләр кертелеп, аннан якын кешеләрне җәберләүне җинаять буларак квалификацияләүче абзацлар юк ителде һәм алыштырылды. Шул рәвешле, гаиләдә кыйналулар җинаять булып саналмый башлады.
Хәзерге вакытта кыйнауның административ кагыйдә бозу булуын исәпкә алып, хокук саклау органнарының РФ ҖК 116 маддәсе нигезендә, сезнең гаризаны кабул итмәскә хокукы бар. Андый очракта сез кыйналуыгыз турында дәгъва гаризасын яшәү урыныгыз буенча мировой судьяга тапшыра аласыз. Гаризагызда ни булганын тәфсилләп аңлатыгыз (нәрсә белән сукты, нинди нәтиҗәгә китерде һ.б), вакыйганың төгәл урынын, вакытын күрсәтегез.
Әлеге хәлне исбатлау зыян күрүче җилкәсенә төшәчәген дә искәртеп үтәргә кирәктер. Шуңа күрә кыйналуның медицина учреждениесендә датасы һәм паспорт мәгълүматлары белән теркәлүе шарт. Ә аларның булуы турындагы белешмә дәгъва гаризасына беркетелергә тиеш.
Гөлнара Вәлиева
Фото:yandex.ru/images

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев