Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәламәтлекне кайгыртып

Милләтебезнең сәламәтлеге турында кайгырту - җирле депутатларның эше генә түгел, дәүләт җитәкчеләре дә бу хакта уйланырга тиеш.

Балаларның сәламәтлеге күпләрне борчый, чөнки аларның заман техникасы (телефон, ноутбук һ.б.) белән сәгатьләр буе шөгыльләнүе, хәрәкәтләнмәве сау­лыгын какшата. Моннан аларны бары хәрәкәтле уеннар, спорт коткара ала.

Узган бәйрәм көннәрендә Октябрьский авыл җирлегендә «Май чабу» («Масленица») көненә багышланган кышкы спорт-сәламәтләндерү уеннары булып үтте. Аны ТР атказанган физик культура хезмәткәре, «Локомотив» региональ физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Владимир Зайцев, Обсерватория мәктәбе директоры Азамат Кадыйров, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Шәрәфиев оештырды.

Спорт бәйгеләренең күбесендә мәктәп укучылары катнашты. Алар, спорт ярышларына кирәк булган тимераяк, кәшәкә, чаңгыларын алып, колоннага тезелеп, тигез адымнар белән бәйгеләр үткәреләсе урынга юнәлде. Уеннар берничә урында дәвам итте. Чистартылган мәйданчыкта кечкенә балалар көч сынаш­са, мәктәп бакчасы тирәли чаңгычылар старт алды, хоккей мәйданчыгында шорт-трек (тимераякта узышу) буенча катнашучылар ярыша башлады...

Кышкы уеннарны оештыручылар килгән кунакларны, тәмле ризыклар белән сыйлау турында да онытмаган. Мәктәпнең оста пешекчеләре әзерләгән коймаклар, тәмле сумсалар, катламалар белән өстәл өсте тулган. Җитмәсә шулар янында, салкын һавага пар бөркеп, электр самавыры «җырлап утыра»...

Берничә сәгатькә сузылган ярышлардан соң хөкемдарлар йомгак ясады. Җиңүчеләргә медальләр, Мактау грамоталары, Дипломнар тапшырылды.

Кышкы уеннар даими үткәрелер дигән өмет бар, чөнки спорт кешеләрне чыныктырып кына калмый, үзара берләштерә дә.

Нияз Мингалиев,

Обсерватория мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев