Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптиклар ялларга һава торышы буенча фаразларын җиткерде

Атнаның соңгы көнендә һава температурасы 23 градуска кадәр күтәрелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч көнгә һава торышының нинди булачагын җиткерде.

Синоптиклардан алган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 9 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез көнчыгыш районнарда яшенле яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын, яшен вакытында секундына 18 метр тизлеккә җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +4...+9, көндез максималь температура +17...+22 граду җылы булачак.

10 июньдә алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар. Җил төньяк-көнбатыштан, салмак. Төнлә һаваның минималь тепературасы +4...+9, көнбатышта +12, көндез һаваның иң югары температурасы +19...+24 градус җылы.

11 июньдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар. Көндез күпчелек районарда яңгыр, урыны белән яшен булу ихтимал. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, яшен вакытында секундына 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә - +8...+13, көндез +18...+23 градус җылы булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев