Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтә

Көннең икенче яртысында яшен, көчле җил һәм боз яву ихтималы бар.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтү таратты.
Идарә мәгълүматларына караганда, 13 июньдә көннең икенче яртысында һәм кичен Татарстанда урыны белән яшен булуы көтелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп, көчәергә мөмкин. Урыны белән боз яву ихтимал.
Бүген Татарстанда һаваның көндезге максималь температурасы +21..+26 градус булачак.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев