Синоптиклар бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтә
Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге, көчәйгән вакытта, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтү таратты. Төньяк-көнбатыштан, шулай ук юнәлешен үзгәртеп, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге, көчәйгән вакытта, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
Бүген Татарстанда көндез бераз яңгыр явачак. Көндезге һава торышы +7..+12 градус тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев