Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сигез баласы булган «яшь әти» Ренат Ибраһимов: «Ходай бирсә, тагын әти булыр идем!»

20 февраль Мәскәүдәге балалар табу йортларының берсендә Ренат Ибраһимовның кызы туды. Бу аның сигезенче баласы. Кызын Мәрьям дип кушканнар. Өченче хатыны Светланадан аның тагын өч баласы бар. Ир белән хатынның яшь аралыгы 40 елдан артык икән.

Җырчы, халык юраулары буенча, хатыны белән малай көткәннәр. Әмма алар УЗИ ясатмыйлар. Бик начар әйбер дип уйлыйлар. Шуңа, баланың кем буласын да төгәл генә белмәгәннәр.
Ләкин Ренат Ибраһимов гаиләсендә тагын бер кыз булуына бик шат. (Җырчының беренче никахыннан малае Солтан, икенчесеннән өч кызы: Надежда, Вера и Айя бар, ә соңгы өченче никахыннан малае Атилла һәм хәзер инде өч кызы: Асылбикә, Айшәбикә һәм Мәрьям булган)
Моның белән генә чикләнергә уйламый ул. Ренат Ибраһимов фикеренчә, "Семья" сүзенең тәрҗемәсе - 7 кеше, димәк, гаиләдә әти белән әни һәм биш бала булырга тиеш. «Ходай бирсә, мин тагын әти булыр идем!», ди ул.
Tatar Today

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X