Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Штраф та, төрмә дә куркытмый

Исерек машина йөртүчеләр гаебе белән юлларда фаҗигаләр чыгуы дәвам итә. Шундый аварияләрне кисәтү максатыннан чыгып, ЮХИДИ профилактик акцияләр уздыра.

Менә шулай, 17 февральдә ЮХИДИ хезмәткәрләре полициянең участок уполномоченныйлары белән бергә кичке рейдка чыккач утыздан артык машина йөртүченең кагыйдә бозу очрагын теркәгән. Юл йөрү кагыйдәсен үтәү-үтәмәү машина йөртүчеләргә генә кагылмый. Җәяүлеләр гаебе белән дә күпме юл фаҗигаләре теркәлеп тора. Шуңа күрә тикшерүчеләр җәяүлеләрне дә күз уңында тота.
Татарстан урамында төнге икеләр тирәсендә «Дэу Нексия» автомобилен шикләнеп туктаталар. Аларның шиге, чынлап та, аклана. Май чиләге тышыннан ук күренеп торган шикелле, бу машина йөртүченең техниканы йөртүеннән үк сизелеп торгандыр күрәсең. 35 яшьлек ирне алкотектордан өрдертеп карасалар, аның сулап чыгарган һавасында шактый гына спирт барлыгы ачыклана.
- Безнең шәһәрдәге статистика борчылырга мәҗбүр итә, - дип ачыклык кертә бу проблемага Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - 2016 елда гына да исерек хәлдә машина йөртүчеләр гаебе белән 10 ДТП чыгып, биш кеше үлде һәм 16 кеше җәрәхәтләнде. Ә мондый акцияләр уздыру зур файда китерә, әмма үз-үзенә ышанып, «салган» килеш руль артына утырган машина йөртүчеләргә беркем дә йогынты ясый алмый, аларны штрафлар да, төрмә дә куркытмый. Шуңа күрә исерек хәлдә машина йөртүчеләрне тотуда һәм юл фаҗигаләрен кисәтү эшендә безгә яшәүчеләрнең ярдәм итүен сорар идек. Бергә булганда гына нәтиҗәгә ирешеп булыр. Әгәр дә шундый фактларга тап булсагыз, яисә күрсәгез, кагыйдә бозучыны оператив тоткарлау өчен безгә 020, 44704 телефоннары аша хәбәр итүегез сорала. Әлбәттә, андый очракларда һәр вак-төяк тә мөһим, мәсәлән, автомобильнең моделе, төсе, номеры. Исерек машина йөртүче юлга чыккан һәркем өчен куркыныч. Шуны онытмаска иде.
8 март көнне иртәнге сәгать 4кә кадәр исерек хәлдә машина йөртәчеләрне куып йөрдек. Бу бит акылга сыймаслык хәл! - дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Рамил Идиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев